Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 август 2019, 13:02

Үсеш программасы буларак эшкуарлык

Уфа бишенче тапкыр ШОС һәм БРИКСның Кече һәм урта эшкуарлык форумын кабул итәчәк.

Форумны үткәрү вакыты – 26 һәм 27 сентябрь.

Бу көннәрдә республика башкаласына 30 илдән 2,5 мең кеше киләчәк. Кунакларны 18 эшлекле чара кергән бай эчтәлекле программа көтә. Форумда ШОС һәм БРИКСта катнашкан илләрдә эшкуарлык алып бару хәвефсезлеге төп темаларның берсе булачак.

Шушы көннәрдә Мәскәүдә ШОС һәм БРИКСта катнашкан илләр төбәкләренең Кече һәм урта эшкуарлык буенча юбилей форумының программа комитеты утырышы булды. Вакыйга зур колач белән үтәчәк, «Республика кулдан килгәннең барысын да, хәтта, сез күз алдына китергәннән дә күбрәк эшләячәк», дип ассызыклады Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин. «Эшлекле Рәсәй» һәм оештыру комитеты рәистәше Андрей Назаров Уфада үтәчәк чараның үзенчәлеклелеген билгеләде:

– Бу кече һәм урта бизнес мәнфәгатьләрен чагылдыру өчен халыкара форматтагы бердәнбер мәйданчык. Әлеге юнәлештә форум үзара сәүдә итү өчен мохитне үстерү максатында кече малтабарлыкның чит ил базарларына чыгу мәсьәләсен хәл итеп, мөһим коммуникацион һәм инновацион элемент булырга тиеш.

«ШОС һәм БРИКС. Хезмәттәшлекнең халыкара институтлары» иң кызыклы мәйданчыкларның берсе булачак. Аның оештыручылары – ЮНИДО (сәнәгать үсеше буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы), шулай ук Кытайның халыкара сәүдә үсешенә булышлык итү комитеты.

Форумда ШОС һәм БРИКС төбәкләренең тиз үсеш алучы кече малтабарлык компанияләренә ярдәм итү мәсьәләләре, дүртенче сәнәгать революциясе шартларында креатив индустрияләр үсешендә хатын-кызлар роле, икътисад үсеше драйверы буларак гаилә эшкуарлыгы, интеграцион процессларның тизләтелгән үсеше буларак туризм кебек мәсьәләләр дә тикшереләчәк.

Форумда катнашучылар кече һәм урта эшкуарлыкны яклау буенча махсус Хартиягә имза куяр, дип көтелә, аны булдыру идеясен БРИКС илләре юристлары, шулай ук Бразилиянең адвокатлар ассоциациясе әгъзалары хуплый. Экспертлар фикеренчә, документ эшкуарлыкны яклау һәм юридик тәҗрибәләр тапшыруны тәэмин итүдә, форумда катнашкан илләрне берләштерү процессында әһәмияткә ия булачак.

Программа комитеты утырышында Рәсәй Федерациясенең федераль власть органнары һәм төрле илчелек вәкилләре катнашты.

– ШОС һәм БРИКС илләрендә кече һәм урта эшкуарлык үсешен дәртсендерүнең төрле модельләре бар. Уфада үтәчәк форум тәҗрибә уртаклашу һәм әлеге юнәлешне үстерүнең яңа ысуллары буенча тәҗрибә уртаклашу өчен яхшы мәйданчык булачак, – дип белдерде Пакыстанның Милли ассамблея депутаты Тарик Хөсәен Сәед.
Читайте нас: