Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 август 2019, 13:23

Музейга экспонатлар тапшыралар

Игелек кыл!

Радик Әхмәдиев, Чишмәнең Тарих-крайны өйрәнү музее директоры
Ел башында Чишмәнең Тарих-крайны өйрәнү музеенда «Музейга экспонат бүләк ит» хәйрия акциясе башланды, ул ноябрь уртасына кадәр дәвам итәчәк.

Музей Чишмә районы тарихына һәм мәдәниятенә битараф булмаган һәм музей коллекциясен тулыландыруга өлеш кертергә теләүчеләрнең барысын да акциядә катнашырга чакырды.

Акция үткәрелгән вакытта музей фонды мәдәни һәм тарихи әһәмияткә ия булган экспонатлар белән тулыланды. Кыйммәтле бүләкләр китергән өчен С. Ш. Локмановка, Р. Ф. Әюповка, П. И. Семахинга, Т. В. Хәбибуллинага, Л. Н. Гусаковка, Ф. М. Гафаровка, Ф. Ш. Садыйковага, Ф. Ф. Гайфуллинга, А. А. Латыйповка, А. И. Курамшинга, И. И. Хәйровка, Т. И. Борисовка, В. Т. Нургалиевага, В. С. Мамшевага, З. М. Замановка, Л. Ф. Әсәповага, А. Х. Тәрзимингә, Н. П. Смирновага, Ф. З. Шәйхетдиновка, Р. М. Фәхретдиновка, Т. М. Галикәевка аеруча рәхмәт белдерәбез.

Тарихи кыйммәткә ия булган әйберләр даими саклауга кабул ителә һәм фонд коллекциясендә лаеклы урын ала, шулай ук музейда үткән күргәзмәләрдә һәм экспозицияләрдә тәкъдим ителә.

Акция дәвам итә! Иске әйберләрегезне музейга бүләк итегез!

Зарурлык булганда экспонатларны барып алу оештырылырга ихтимал. Һәр экспонат музейга килүчеләр өчен зур бүләк кебек.

Акциягә 2019 елның ноябрендә «Сәнгать төне» акциясе үткәрелгәндә йомгак ясала. Акциядә катнашучыларның барысы да кичәгә чакырылачак һәм музейның хөрмәтле кунагы булачак.

Сезне эш көннәрендә 9дан 18 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча көтәбез: Чишмә поселогы, Киров урамы, 13. Белешмә өчен телефоннар: 8 (34797) 2-01-71, 2-04-07, эл. почта: [email protected];
Читайте нас: