Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 август 2019, 17:29

Чишмә муниципаль районның территориаль сайлау комиссиясе белдерүе

Хөрмәтле сайлаучылар!

Сезне Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлау, Башкортстан Республикасы Чишмә муниципаль район Советының бер мандатлы 12нче Тимер юл сайлау округы буенча депутатларны өстәмә сайлау, Башкортстан Республикасы Чишмә муниципаль районның Чишмә поссоветы шәһәр биләмәсе Советының бер мандатлы сайлау округы буенча 28нче чакырылыш, Башкортстан Республикасы Чишмә муниципаль районның авыл биләмәләре Советларының бер мандатлы сайлау округлары буенча депутатларын сайлауда тавыш бирергә чакырабыз.

Тавыш бирү 2019 елның 8 сентябрендә Башкортстан Республикасы Чишмә муниципаль район территориясендә оештырылган 3307–3360 санлы сайлау участокларында урындагы вакыт буенча иртәнге 7дән кичке 9га кадәр үтә.

Сайлау көнендә үзләре сайлаучылар исемлегенә кертелгән сайлау участогына тавыш бирү өчен килә алмаган сайлаучыларның Башкортстан Республикасы Чишмә муниципаль район Советы депутатларын өстәмә сайлауда, Чишмә муниципаль районның шәһәр һәм авыл биләмәләре Советлары депутатларын сайлау буенча участок сайлау комиссияләре биналарына 3307–3360 санлы сайлау участокларына 2019 елның 28 августыннан 7 сентябренә кадәр алдан килеп тавыш бирү хокукы бар.

Алдан тавыш бирү көн саен эш көннәрендә 16.00–20.00 сәгатькә кадәр; ял көннәрендә, 2019 елның 7 сентябрендә – 10.00–14.00 сәгатькә кадәр үтә.

Алдан тавыш бирергә теләгән сайлаучы сайлау участогына Рәсәй Федерациясе гражданины паспорты белән килеп, алдан тавыш бирүенең сәбәбен күрсәтеп гариза яза.

Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлаганда республиканың теләсә кайсы сайлау участогында тавыш бирергә мөмкин. Моның өчен Сезгә үзегез барган урын буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында 2019 елның 24 июленнән 4 сентябренә кадәр теләсә кайсы территориаль сайлау комиссиясендә, Күп функцияле үзәктә, Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында (https://www.gosuslugi.ru/), 2019 елның 28 августыннан 4 сентябренә кадәр – теләсә кайсы участок сайлау комиссиясендә, ә 2019 елның 5 сентябреннән 7 сентябрьгә кадәр көндезге сәгать икедән дә соңга калмыйча төп теркәлгән урыныгыз буенча участок сайлау комиссиясендә генә гариза бирү мөһим.

Гаризаны нибары бер тапкыр бирергә була.

  • Алдан тавыш бирү мәсьәләләре буенча түбәндәге телефон буенча шалтыратып белешергә мөмкин: 8 (34797) 2-04-30.
  • Барган урын буенча тавыш бирү өчен гариза язу турында 8-800-347-54-54, 8 (34797) 2-04-30 телефоннары буенча мәгълүмат алырга була.
Читайте нас: