Эш сигез мәйданчыкта алып барылды, анда сүз цифрлы мәгариф мохитенең максатлы модельләрен кертү, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм күрсәтү, укучыларның ялы һәм сәламәтләндерү системасы турында барды.
Пленар өлештә республика Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров чыгыш ясады. Ул залга мөрәҗәгать итеп, республика гомумдәүләт проектларының барлык кагыйдәнамәләрен гамәлгә ашыра, дип билгеләде:
– Агымдагы елда бездә 21 мәктәп һәм 21 балалар бакчасы ачылачак. Әйе, ихтыяҗ зур, һәм без тагын да күбрәк төзеячәкбез, шул исәптән үзебезнең республика бюджеты исәбенә.
Төбәк җитәкчесе иске мәктәпләр калырга тиеш түгел, дип кисәтте. Узган ел азагына республикада бәдрәфләре урамда булган 500дән артык уку йорты бар иде.
1 сентябрьгә республикада җылы бәдрәфсез мәктәпләр булмаячак. Радий Хәбиров сүзләренә караганда, тәүдә без гади мәсьәләләрне хәл итәргә өйрә-нергә тиешбез, аннары арытаба барырга мөмкин булачак.
Шулай ук атнага биш көн укытуга күчү һәм яңа мәгариф программасы модульләрен кертү дә мөһим карарлар исәбендә. Быел мәктәпләр бердәм менюга күчәчәк, ул диетологлар тәкъдимнәрен һәм норматив буенча барлык таләпләрне үтәргә ярдәм итәчәк. Радий Хәбиров балаларны тукландыру җитди контрольдә булачак, дип кисәтте.
– Мин бу эшчәнлек өлкәсеннән коммерция предприятиеләрен «алып ташлау» максаты булмавын сөйләгән идем инде, – дип ассызыклады төбәк җитәкчесе. – Әмма мәктәпләрдә балалар тукландыруны оештыру белән шөгыльләнергә теләүчеләр бу эшне сыйфатлы башкарырга тиеш.
Сәләтле балалар турында сөйләгәндә йөз балл алучыларны ул дөнья чемпионнары белән чагыштырды һәм аларны әзерләгән педагогларны дәртсендерергә тәкъдим итте:
– Без йөз балл алучы укучыны әзерләгән укытучыга республика Башлыгы гранты яки бюджеттан финанслау кысаларында премия бирергә әзер.
Ул «иң яхшы укучыларыбызның башкала уку йортларына китүе сәбәпле уфтануны» туктатырга чакырды. Мәсьәлә аларны кире үзебезгә кайтаруга кайтып кала.
– Бу мәсьәлә, хезмәттәшләр, сезгә түгел, ә турыдан-туры миңа, хөкүмәтнең идарә итү командасына кагыла. Бу макроикътисад, социаль өлкә үсеше мәсьәләсе. Без моның белән шөгыльләнәбез, әмма эш тиз бармаячак, – дип нәтиҗә ясады Радий Хәбиров.
Ул укытучыларны башка шәһәрләргә стажировкага җибәрергә, күршеләрнең кызыклы тәҗрибәләрен, башка илләрнең алдынгы эшчәнлеген өйрәнергә тәкъдим итте.
– Мин элекке бар нәрсәне җимерергә чакырмыйм. Мин классик совет мәгарифе тарафдары, әмма безгә элеккеләрдән яхшысын саклап, яңа технологияләр һәм методикалар өстәү мөһим, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.