Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 август 2019, 17:06

Волонтёрлар эшләре аллеясы һәм «3D» проекты

«Ал җилкәннәр» балалар үзәгендә тәүге тапкыр өч көнлек Җәйге волонтерлар уеннары үтәчәк.

Анда республиканың 21 муниципалитетыннан игелекле эшләр авторлары – Президент грантлары фонды ярдәмендә тормышка ашырылучы «3D» – «кечкенә эшләр» волонтерлары проектында катнашучы 12–18 яшьлек 210 бала барачак.

Кызлар һәм малайлар марттан июльгә кадәр ярдәм күрсәтүнең берничә юнәлеше буенча эшләгән: ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне шефлыкка алган, кулдан килгәнчә булышлык иткән; республика халкы өчен күләмле мәдәни, агарту һәм хәйрия чаралары үткәргән; территорияләрне төзекләндерү буенча акцияләр оештырган.

Мәсәлән, Күмертаудан «Ак елга» командасын оештырган ирекмәннәр «Акчәчәкләр бәйләме» дип аталган V Юбилей гаилә слетын үткәрергә ярдәм иткән, бәйрәмдә кырык гаилә катнашкан. Зианчура районының «Игелек» волонтерлар отрядыннан балалар өлкән яшьтәгеләргә хуҗалык эшләрен башкарырга, өй җыештырырга, бакча утарга, су ташырга ярдәм иткән. Ә Дүртөйленең «Лидер мәктәбе» отрядыннан укучылар социаль приютта тәрбияләнүчеләрне шефлыкка алырга һәм алар өчен тематик акцияләр оештырырга булган.

Октябрьскиның «Ачык йөрәк» волонтерлар отряды «Радуга» реабилитация үзәге янындагы гаражларга ачык төстәге көнбагыш рәсемнәре төшергән, үзәк каршындагы уен мәйданчыгын төрле төстәге матур буяулар белән бизәгән.

Бөре шәһәренең «Космос» отряды вәкилләре «Хатико» атамасындагы приютта вакытлыча асралган хайваннар өчен азык җыюны оештырган, йортсыз этләрне һәм мәчеләрне үзләре килеп ашаткан. Балалар «кечкенә эшләр» марафоны барышында башлангыч сыйныф укучылары өчен «Экология һәм табигатьне саклау көне», «Бакчаны тәрбияләү» эко-дәресе, «Юлда йөрү кагыйдәләрен белү көне», «Әни, әти, мин – тату гаилә», «Республика көне», «Без сәламәт тормыш рәвеше өчен» кебек файдалы чаралар оештырганнар. «Кечкенә эшләр» марафоны үткәрелгән вакытта шуның кебек игелекле бик күп гамәлләр башкарылган.

Волонтерлар уеннарында барлык эшләргә йомгак ясалачак, тамашачылар «3D» проектында катнашачак, «Ал җилкәннәр»дә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да булачак. Ирекмәннәр өчен кызыклы программа әзерләнгән.

Балалар тематик осталык классларында, команда оештыру уеннарында, «Волонтерлар эшләре аллеясы» кысаларында волонтерлар отрядларын тәкъдим итүдә, «Волонтер рупоры» сөйләм осталыгы бәйгесендә, тормышка ашкан проектлар белән таныштыруда, мавыктыргыч мәсьәләләр чишүдә һәм башка чараларда катнашачак. Аларны шулай ук Уфада кызыклы экскурсия дә көтә.
Читайте нас: