Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 август 2019, 13:43

«Инцидент» системасы күзәтә

Рәсми затларның җавапларын бастыруны дәвам итәбез, аларда теге яисә бу мәсьәләләрнең ничек һәм ни рәвешле хәл ителүе күренә.

«Инцидент» системасының социаль челтәрләрне тикшереп республика халкын, шулай ук чишмәлеләрне борчыган мәсьәләләрне һәм проблемаларны ачыклавы турында күп тапкыр язган идек. Төбәк башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы һәм район хакимияте башлыгы аккаунтларына да гражданнардан мөрәҗәгатьләр килә.


Аделина Собханкулова:

– Ленин паркының икенче ягында нинди эшләр планлаштырыла? Агач-куаклар сирәкләнәме?


  • Чишмә районы хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов җавап бирә:
– Җәмәгать территориясе – Чишмә поселогында Ленин паркының икенче яртысы куак үсентеләреннән, корыган агачлардан арындырылачак, парк аша Типография урамына кадәр тротуар салыначак. Эшләрне 2019 елның сентябрь ахырына кадәр тәмамлаячакбыз.
Читайте нас: