Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 август 2019, 14:09

Ә эштән соң – парта артына

Республикада пенсия яшенә якынлашкан гражданнарга һөнәри белем бирү программасы гамәлгә ашырыла.

Узган атнада, 6 августта, «Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыятенең актлар залында белем алу турында таныклыклар тапшырылды. Заводның 63 хезмәткәре биш төрле юнәлеш: идарә итү осталыгын арттыру; логик менеджментта мәгълүмати-коммуникацион технологияләр; технологик процессны оештыру һәм производствода хәвефсезлек тәэмин итү; продукция сыйфаты һәм технологик процесс контролеры; сакчыл склад һәм товар-матди кыйммәтләрне исәпләү күнекмәләре; логистика һәм заманча производство склады – буенча укыдылар.

– Дәресләр 23 апрельдә башланды һәм бүген – 6 августта тәмамланды, имтиханнарны барысы да уңышлы тапшырды, – дип хәбәр итте хезмәтне саклау һәм сәнәгать хәвефсезлеге бүлеге начальнигы Әнвәр Зәйнуллин.

Иң активлар таныклыктан тыш рәхмәт хатлары да алдылар.

– Менә укулар да тәмамланды, башта кайберәүләр ышанычсызлык белдерде, әмма тәүге дәресләрдән соң фикерләре үзгәрде. Барысы да җитди оештырылды, моның өчен укытучыларга аерым рәхмәт белдерәсем килә. Укытуга 4 миллион сумнан артык акча бүленде, барысы да компенсацияләнде. Өстәвенә, укыганда эш тукталмады, – дип билгеләде БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты, предприятиенең генераль директоры Айдар Якупов.

Дәресләр атна саен сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрдә үткәрелгән, анда заводтан һәм Шөнгәккүл чимал базасыннан хезмәткәрләр килеп укыган.

– Укудан тыш без үзебезгә һәм башкаларга психологик ярдәм күрсәтергә дә өйрәндек, – диде «Идарә итү осталыгын арттыру» программасы буенча белем алган Раушания Бикташева.

Районара мәшгульлек үзәгенең Чишмә районы буенча бүлеге директоры Сергей Губарьков хәбәр итүенчә, бу хезмәткәрләре пенсия яшенә якынлашкан гражданнарга һөнәри белем бирү программасы буенча укыган тәүге предприятие. Чиратта – «Туклану үзәге» җәмгыяте (11 кеше), ә киләсе елга «Чишмә шикәр заводы» җәмгыятенең 70 хезмәткәрен укыту планлаштырыла.

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте карары белән эш бирүчеләргә хезмәт мөнәсәбәтләрендә торган, пенсия яше якынлашкан хезмәткәрләргә һөнәри белем алу һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыруга субсидияләр бирү тәртибе расланган. Укыту «Өлкән буын гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү һәм системалы ярдәм күрсәтүнең «Өлкән буын» программасын тормышка ашыру» төбәк проектын гамәлгә ашыру барышында 2019 елда башланды.

Башкортстан Республикасында пенсия яше якынлашкан гражданнарны укыту (яңадан укыту) өчен өстенлекле һөнәрләр исемлегендә 100 профессия: кондитер, икмәк пешерүче, кондуктор, диспетчер, кассир, машинист, яшелчә үстерүче, токарь, электр-газ белән эретеп ябыштыручы һәм башка төрле эшче белгечлекләр бар. Укытуның уртача срогы 3 ай тәшкил итә, һәр катнашучыга чыгымнарның уртача күләме 68,5 мең сум күләмендә билгеләнгән.
Читайте нас: