Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 август 2019, 14:04

Төрле телләрдә: республикада полилингваль мәктәпләр ачылачак

Республикада ундүрт полилингваль мәктәп барлыкка киләчәк, тиздән Уфада ике мәгариф учреждениесе – 44нче һәм 162нче мәктәпләр ачылачак.

Анда дәресләр берьюлы берничә телдә алып барылачак.

Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров полилингваль мәгариф учреждениеләре челтәре булдыру турында тәүге тапкыр башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының I Бөтенрәсәй съездында хәбәр итте. Полилингваль форматтагы мәктәпләр республика буенча укуда көчле һәм сәләтле балаларның күбесе белем алырлык итеп урнаштырылачак.

– Без мәгарифне даими үстерергә тиеш. Әлеге ундүрт гимназия мәгарифнең локомотивы булырга тиеш. Ягъни аларга кадрлардан, методикалардан башлап, мәгарифтә булганның иң яхшысын җәлеп итү мөһим. 1 сентябрьдән бу гимназияләр үзләрен XXI гасыр мәктәпләре итеп күрсәтергә тиеш, – диде оператив киңәшмәләрнең берсендә республика җитәкчесе Радий Хәбиров.

Полилингваль учреждениеләрдә мәгариф проекты модульләре тормышка ашырылачак. Мәсәлән, укучылар беренче сыйныфтан ук шахмат белән шөгыльләнә, баскетбол, волейбол, футбол, җиңел атлетика, милли көрәш секцияләрендә осталыкларын шомарта, бию, җыр, театр студияләренә, техника түгәрәкләренә, тел өйрәнү клубларына, лидерлык дәресләренә йөри ала.

Тагын бер мөһим ягы – яңа форматтагы мәгариф учреждениеләре заманча җиһазландырылачак. Сыйныф бүлмәләре белән беррәттән анда күп функцияле коворкинг үзәкләре дә булачак. Полилингваль мәктәпләрдә алдан ук һөнәри юнәлеш сайларга мөмкин булачак, балалар бишенче сыйныфтан ук үзләре сайлаган профиль буенча белем алалачак. Белем бирү өчен югары уку йортлары мөгаллимнәре җәлеп ителәчәк, аерым алганда, 44нче мәктәптә РФ Хөкүмәте карамагындагы Финанс университет белән хезмәттәшлек итү планлаштырыла. Мәктәпләрдә балалар гына белем алмаячак, укытучыларны да даими тренинглар, стратегик һәм форсайт-сессияләр, телләр өйрәнү буенча әзерлек курслары көтә (шул исәптән чит илдә). Мәгариф министры вазифасын башкаручы Айбулат Хажин шулай ук билгеле шәхесләр: сәясәтчеләр, эшкуарлар, мәдәният, мәгариф һәм фән хезмәткәрләре, спортчылар белән осталык класслары үткәрергә тәкъдим итте. Һәр мәктәпнең Попечительләр советы составына Башкортстанның билгеле җәмәгать эшлеклеләре, күренекле шәхесләре керәчәк.
Читайте нас: