Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 август 2019, 16:12

Яшь гаиләләргә киңәш кирәк

Салават шәһәреннән Чикуновлар 5–9 августта Псковта үткән Бөтенрәсәй яшь гаиләләр форумында безнең республика вәкилләре буларак катнаштылар.

Бу гаилә зур һәм мөһим чарага юлламаны болай гына алмаган: алар сәламәт тормыш рәвеше алып баралар, шәһәрдә үткән төрле чараларда актив катнашалар һәм дүрт яшьлек кызлары Валерияне тәрбиялиләр.

Гаилә башлыгы Данил Чикунов «Битум» җәмгыяте заводында технологик җайланмалар буенча бишенче разрядлы оператор булып эшли. Ул күп еллар буена кан һәм кан плазмасы доноры булып тора. Сөйкемле тормыш иптәше Екатерина Салават шәһәренең «PiMani» матурлык академиясендә маникюр һәм педикюр остасы булып эшли, аның бик күп рәхмәтле клиентлары бар.

Кечкенә Валерия әлегә балалар бакчасына йөри, ә киләчәктә һөнәри актриса булырга хыяллана. Һәм хыялына таба тәүге адымнарын ясый: театр түгәрәгенә йөри, балалар спектакльләрендә уйный, дип хәбәр итә Башкортстан Республикасы Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының матбугат хезмәте.

Данил белән Екатерина 2009 елда танышканнар, ике ел үткәннән соң – 2011 елда өйләнешкәннәр, Псковта үтүче форум турында алар танышларыннан ишетеп белгәннәр һәм, һичшиксез, анда барырга карар иткәннәр.

Жюри әгъзаларын гаҗәпкә калдыру өчен алар гаиләләре белән гадәти булмаганча һәм кызыклы итеп таныштырганнар. Үзләре белән безнең республика әләмен һәм милли киемнәр алганнар: күп санлы тамашачыларның Башкортстанга кечкенә сәяхәт ясавын, аның кунакчыл халкы белән танышуын теләгәннәр.

Псков өлкәсендә Бөтенрәсәй форумында илнең 42 төбәгеннән килгән 18–35 яшьләрдәге 400ләп кеше катнашкан.

Аны оештыручылар алдына куелган төп максат – ул яшь гаиләләрнең гомумрәсәй берлеген булдыру, гаилә институтын ныгыту һәм гаилә кыйм-мәтләрен популярлаштыру.

Форум барышында спич-сессияләр һәм экспертлар белән очрашулар булган. Катнашучыларны гаилә клублары һәм социаль юнәлешле коммерция булмаган оешмалар үсешенә багышланган эчтәлекле программа көткән. Яшь гаиләләр клублары фестивале форумның йөзек кашы булган.

Форумда РФ Президенты карамагындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова катнашкан, «Гаилә – Рәсәйнең нигезе һәм кыйммәте» темасына чыгыш ясаган һәм сорауларга җавап биргән.

Катнашучыларның берсе Анна Кузнецовага һәрбер төбәктә бала хокуклары буенча яшь гаиләләр берлеге булдырырга тәкъдим иткән. Бу төбәк өчен көнүзәктә булган планнарны, идеяләрне тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк.

– Дөрес. Безне уртак эш берләштерсен. Гади очрашулар түгел, ә балаларыбызга кагылышлы реаль һәм җитди эшләр берләштерсен, – дип ассызыклады балалар омбудсмены.

Башка төрле, контентны үстерү өчен блогинг мәктәбе булдыру, гаилә волонтерлары проектлары оештыру, электән килгән гаилә кыйммәтләрен югалтмау максатында социаль реклама файдалану кебек һәм башка тәкъдимнәр дә яңгыраган.
Читайте нас: