Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 август 2019, 13:14

Балалар бакчасында башлангыч сыйныфлар да, ясле төркеме дә

Укучыларның икенче йорты мәктәп булса, кечкенәләр өчен ул – балалар бакчасы.

Күп вакыт алар анда була.

Чишмә районындагы мәктәпкәчә учреждениеләрдә быел нинди яңалыклар бар соң?

«Теремок» балалар бакчасына якынлашканда бер баланың кызык итеп сөйләвен ишетеп калдым.

– Мин үскәч балалар бакчасы директоры булачакмын һәм андагы бөтен уенчыклар белән уйнаячакмын һәм балаларга көндез йокламаска рөхсәт итәчәкмен, – дип күңелендәге уйлары белән уртаклашты сикергәләп атлый-атлый әнисенә ияреп балалар бакчасы капкасыннан чыгып баручы бер кызчык.

Агымдагы елда Алкин шифаханәсе авылының «Теремок» балалар бакчасында Алкин-2 мәктәбе филиалы барлыкка киләчәк, анда 1–4нче сыйныф укучылары белем алачак.

– Безнең поселокта яшьләр күп, халык саны арта, ә мәктәп юк. Балаларны укыту мәсьәләсе кискен тора. Әлегә бу проблеманы шул рәвешле хәл иттек, киләчәктә үз мәктәбебез булыр, дип ышанабыз. Әлеге вакытта балалар автобус белән Алкин-2 мәктәбенә укырга йөриләр, – дип хәбәр итте «Теремок» балалар бакчасы мөдире Регина Ильясова.

Алкин-2 мәктәбе директоры Маргарита Батыршина сүзләренә караганда, Башкортстан Мәгариф министрлыгы урында яшәүче халыкның күп санлы сораулары буенча филиал ачарга карар иткән, алар бу җәһәттән республика Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы һәм Чишмә районы хакимияте башлыгы аккаунтларына да мөрәҗәгать язганнар. «Алкин» шифаханәсе авылында яшәүчеләр яңа мәктәп бинасы төзүне сораганнар, тик нормативлар буенча моның өчен балалар саны җитәрлек түгел. Башлангыч сыйныфларга җиһазлар һәм калган кирәк-яраклар алу өчен республика бюджетыннан 3 миллион сум акча бүленгән.

Шөнгәккүл авылындагы «Ладушки» балалар бакчасының икенче корпусында капиталь ремонт эшләре бара, моның өчен республика бюджетыннан якынча 1 млн 400 мең сум акча бүленгән. Ремонт өчен 45 көн бирелгән, ягъни эшләр 1 сентябрьгә тәмамланачак. Икенче корпусның бер төркеме 2016 елда Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасы буенча ремонтланган. Балалар бакчасы бинасына ремонт ясау мөһим, әлбәттә, чөнки ул узган гасырның 80нче елларында ук төзелгән.

– Әлеге вакытта идәннәр тигезләнә, аннары канализация, җылыту системасы, тәрәзәләр алыштырылачак, бина тышланачак. Бу вакыйганы балалар бакчасы хезмәткәрләре дә, сабыйларның ата-аналары да көтеп алды, – дип сөйләде мөдир Динә Мәхмүтова.

Динә Фәрит кызы сүзләренә караганда, балалар бакчасында бишенче, ясле төркемен ачу планлаштырыла, анда яшь ярымнан башлап ике яшькә кадәр 26 бала йөреячәк. Әлеге вакытта бу төркемгә балалар җыю бара. Бу яңалык – әле узган елда гына кече төркемгә балалар 2,5 яшьтән башлап кабул ителгән. Кечкенәләр өчен уенчыклар кайтарылган, тиздән урын-җир кирәк-яраклары һәм савыт-саба китерелергә тиеш. Бүленгән акчага шулай ук җиһазлар һәм хуҗалык кирәк-яраклары алыначак.

Өстәп шуны да әйтик, әлеге вакытта Чишмә поселогының «Кояшкай» балалар бакчасында гына сабыйларны яшь ярымнан кабул итүче ясле төркеме бар.
Читайте нас: