Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 август 2019, 13:05

Яшь талантлар грантка ия булдылар

23–31 июльдә «iВолга 2.0» яшьләр форумы үтте

23–31 июльдә Самара өлкәсендә Идел буе федераль округының «iВолга 2.0» яшьләр форумы үтте, бу юлы ул Рәсәйнең 14 төбәгеннән килгән 2500дән артык катнашучыны, шулай ук Бәйсез дәүләтләр берлегендәге 10 дәүләттән яшьләрне берләштерде.

Сәләтле, кемнеңдер тормышын уңайлырак итү өчен юнәлдерелгән төрле проектлар уйлап табучы өметле яшьләр – «iВолга 2.0» форумына нәкъ шундый кешеләр чакырыла. Һәм иң лаеклылары үз проектларын арытаба үстерүгә грант ала. Мәсәлән, быел форум мәйданчыгында Башкортстаннан 115 кеше катнашты, 8е үз проектларын тормышка ашырыр өчен җәмгысы 1 миллион 940 мең сумлык грант отты.

Иң зур грантка үткән форумда җиңүче Анастасия Конобеева лаек булды. Аның «Туган якны өйрәнү остаханәсе» социаль проектын үстерү өчен экспертлар берләшмәсе 550 мең сум бүлде.

– Без макетлар рәвешендә шәһәр биналарының төгәл күчермәсен ясыйбыз һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен экскурсияләр үткәрәбез, – ди Анастасия. – Бу гади проект кына түгел, ә инвалидлык билгесе буенча кешеләрне читсетүгә юл куймау максаты белән тирә-як мохитне камилләштерү буенча эш.

Шулай ук «Анималотерапия» проекты белән Виктория Лукьянцева, «БДАУ карамагындагы робот техникасы түгәрәген» тәкъдим иткән Артур Котлыбаев, «Шәфкатьле булыгыз» белән Юлиана Бәширова, «Топопыжки. Яңа дәрәҗә» проекты белән Айгөл Нуриева да җиңүчеләр исәбендә.

Чараның соңгы көне, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле белән учак янында сөйләшеп утыру яшьләр күңелендә аеруча истә калгандыр. «Культурный Бум» сменасында катнашучылар Игорь Комаров, шулай ук башка шәрәфле кунаклар белән кызыклы темаларга аралаштылар.

И. Комаров башлангычы буенча Идел буе федераль округында тормышка ашырылучы «Театральное Приволжье» проекты да «iВолга» форумында катнашучыларда уңай тәэссоратлар калдырды. Яшьләр Театр елы ахырына кадәр бу проектны озайтуны сорады.

Вәкаләтле вәкил проектның уңышлы булуын билгеләде, дәвамы булачагын әйтте.

– РФ Президенты Владимир Путинның Театр елын үткәрү турындагы Указындагы төп максатларның берсе яшьләрне театр белән кызыксындыруга кайтып кала. Әгәр бу барып чыкса, сезгә әлеге формат чынлап та кирәк булса, әлбәттә, аны дәвам итәчәкбез. «Театральное Приволжье» проекты тере организм кебек булсын: яшәсен һәм анда катнашучылар белән бергә үсеш алсын иде, дип телисе килә. Аның уңышлы булачагына өмет барлыгын күрәбез, һәм Идел буе федераль округындагы барлык төбәкләр дә безгә кушылыр, дип ышанам, – диде Игорь Комаров.

«iВолга 2.0» форумы барышында ун смена: «Киләчәк фәне һәм мәгарифе», «Агрополис», «Син – эшкуар», «PRОспорт», «Инфоgram», «Ил җиңүләре – буыннар горурлыгы», «Труд Крут!», «Илнең яшьләр командасы», «Культурный Бум!», «iVolga International» – эшләде.
Читайте нас: