Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 август 2019, 12:33

Мәктәпләрдә – «Үсеш ноктасы»

Яңа уку елы башланырга бер айдан азрак вакыт калды.

Тиздән ремонт ясалган, өр-яңа җиһазлар кайтарылган мәктәпләр кояшта кызынып каралган һәм ял иткән балаларны каршылар.
Гомумдәүләт проектына кердек
Рәсәй Президенты В. Путинның дәүләт проектлары алты ел дәвамында, 2024 елга кадәр Рәсәйнең яңа социаль-икътисади үсеш дәрәҗәсенә чыгуына булышлык итәргә тиеш. Дәүләт проектының 13 юнәлешенә мәгариф тә керә. Мәсәлән, «Заманча цифрлы мәгариф мохите» проекты буенча Чишмә поселогы гимназиясенә өч (федераль, төбәк һәм урындагы) бюджетлардан цифрлы (күп функцияле җиһазлар: принтер-сканер-копир, укытучы ноутбугы, интерактив комплекс һ. б.) алу өчен 2 млн сумнан күбрәк акча бүленгән. «Мәгариф» дәүләт проектына шулай ук «Заманча мәктәп» федераль проекты да керә. Әлеге проект буенча Алкин-2 һәм Шөнгәккүл мәктәпләренә якынча өч миллион бүленгән. Бу акча, үз чиратында, авыл җирлегендә «Үсеш ноктасы» үзәкләре үсешенә («Технология», «Информатика» һәм «Тормыш хәвефсезлеге нигезләре» кабинетларын яңа җиһазлар – 3Д-принтер, виртуаль чынбарлык шлемы, йөрәк-үпкә реанимациясе эшләргә өйрәнү өчен манекен, бораулар һәм башка кирәк-яраклар) һәм «Цифрлы җиһазлар» (ноутбук, интерактив комплекс) алу өчен бүленәчәк.


Мәктәпкә – бары тик формада

– Баланы мәктәпкә әзерләүдә аеруча яңалыклар юк. Без 2009 елдан башлап кызлар өчен совет заманы үрнәгендәге, ягъни көрән яки зәңгәр төстәге форма һәм алъяпкыч керткән идек. Малайлар исә костюм (пиджәк белән чалбар) кияргә тиеш. Әмма быел таләпләрне бераз йомшарттык һәм жилет белән кара яки зәңгәр төстәге классик чалбар да кияргә ярый, чөнки, билгеле булуынча, костюмнар кыйммәт тора, бәяләре өч меңнән башлап сигез мең сумга кадәр, һәм аны һәркем алалмый, – дип аңлатты гимназия директоры Румия Гайнанова.

Теманы дәвам итеп Чишмә поселогында яңа тегү цехы ачылуын хәбәр итик, анда форма белән алъяпкыч тектереп алу 1000–1500 сумга төшәчәк.

Румия Фаат кызы сүзләренә караганда, узган уку елында югары сыйныфларда укучы малайлар ярамаса да мәктәпкә джинс чалбардан килә башлаганнар, болай йөрү быел да рөхсәт ителмәячәк.

– Укучы балалары булган аз тәэмин ителгән гаиләләрнең ике елга бер тапкыр мәктәп формасы өчен компенсация алу хокукы бар, – дип ассызыклады гимназия директоры. – Әмма башта ата-аналар форманы сатып алырга, чегын бишенче сентябрьгә кадәр мәктәпкә китерергә һәм гариза язарга тиеш.

Шулай ук «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясе дә гамәлдә, аның ярдәмендә аз тәэмин ителгән гаиләләрдән беренче сыйныф укучылары яңа уку елына канцелярия кирәк-яраклары, рәсем ясау өчен буяулар салынган портфель алачак.

Чишмә поселогында яшәүче Гөлсинә һәм Таһир Насыйровлар гаиләсендә өч бала: игезәк кызлары Алина һәм Элина сигезенче сыйныфка күчкәннәр, ә уллары Әкрам беренче сыйныфка бара.

– Бүген тегү цехыннан кызлар өчен мәктәп формалары барып алдык, беренче тапкыр заказ биреп тектердек, улыбызга костюмны Уфадан сатып алдык. Әкренләп язу кирәк-яраклары алабыз, август азагында җыелыш булачак, тагын нәрсәләр кирәклеген шунда әйтәчәкләр, – дип сөйләде Гөлсинә Флүр кызы.

Күп балалы ана сүзләренә караганда, аларның гаиләсенә балаларны мәктәпкә әзерләү өчен якынча 20–25 мең сум акча кирәк, узган елда ике балага 15 мең сум киткән. Ә бит аларның гаиләсе уртача хәлле – Гөлсинә кибеттә сатучы, ә Таһир Чишмә поселогында «ЭЧ-8» җәмгыятендә шофер булып эшли.

– Әлбәттә, һәр ата-ана баласы башкалардан ким булмасын дип тели һәм кулыннан килгәнчә яхшырак әйбер алырга тырыша, – дип нәтиҗә ясады Гөлсинә Насыйрова.
Читайте нас: