Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 август 2019, 13:23

Сабый туу планлаштырылырга һәм бала көтеп алынган булырга тиеш

Июль аенда «Миңа тормыш бүләк ит» Бөтенрәсәй акциясе үтте, гаиләдә туган һәр сабыйның көтеп алынуы – аның төп бурычы булды.

Айгөл Ишмөхәммәтова, Чишмә үзәк район дәваханәсенең хатын-кызлар бүлеге акушер-гинекологы
Дистәләгән, йөзләгән хатын-кыз ана булу бәхетен татый алмыйча еллар буена бала таба алмаудан дәваланса, кемдер авырга калып, бала төшертергә бара. Хатын-кызларның үз сәламәтлегенә җиңел-җилпе каравы, ә кайчак саклану чараларын кулланырга курку (гәүдә авырлыгы артудан, күрем циклы бозылудан) планлаштырылмаган нәтиҗәгә – авырга узуга китерә. Һәм күпләр баласын төшертергә (аборт ясатырга) хәл итә.

Хатын-кызларның күбесе абортны гади һәм зыянсыз операция дип уйлый. Тик бу дөрес түгел. Аның нәтиҗәсе аянычлы тәмамланырга: кан китәргә, җенси әгъзалар ялкынсынырга, хатын-кыз киләчәктә бала таба алмаска, күкәйлек эшчәнлеге бозылырга, аналыктан тыш йөклелек булырга ихтимал.

Табиб буларак, безнең бурыч – хатын-кызларны үз сәламәтлекләрен сакларга һәм соңыннан хирургик юл белән котылуга караганда, ялгыш авырга узмаска тырышырга өндәү.

Гаиләдә бала туу планлаштырылган һәм сабый көтеп алынган булырга тиеш. Хатын-кызның төп тәгаенләнеше – бала табып, аны сөеп, тәрбияләп, шәхес итеп үстерү. Үзегезне ана булу бәхетеннән мәхрүм итмәгез!

Әлеге вакытта Чишмә районында бала төшертүчеләр арасында үсмерләр булмавы шатлыклы хәл, 20 еллап элек балигъ яшькә җитмәгән аборт ясатучылар күп булган. Шул хакта максатка ярашлы кисәтү эшләре алып бару уңай йогынты ясагандыр, дип ышанасы килә.

Саннарга килгәндә исә, 2018 елда 12 атнага кадәр йөклелек өзүнең 61 очрагы теркәлгән, быел – 26. Былтыр 6, агымдагы елның алты аенда 3 хатын-кыз 12–22 атналык авырын төшерткән.
Читайте нас: