Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 август 2019, 12:10

Ташландык машиналар урамда торырга тиеш түгел

Төбәктә ташландык, хуҗасыз транспорт чараларын ачыклау, эвакуацияләү һәм утильләштерү регламенты кабул ителәчәк.

Машина хуҗалары еш кына иске тимер атлары турында оныта һәм кирәксез «тимер өемен» йорт алларында калдыра.

Бу территориянең ямен бозып кына калмый, ә биредә яшәүчеләргә уңайсызлык та тудыра: машина кую урыннары бушамый. Кайвакыт мондый машиналар еллар буена йорт алдында тора.

Әлеге проблеманы җитди хәл итәргә алынганнар: республика Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан эвакуацияләү тәртибен раслау турында карар проекты эшләнгән, ул республиканың һәр шәһәрендә һәм районында кабул ителергә тиеш. Документ ташландык транспортны ачыклау һәм исәпкә алу, хуҗасызлык факты расланган очракта, милекчене билгеләү, мәҗбүри эвакуацияләү һәм аннан соң утильләштерү буенча чаралар күрүне үз эченә ала. Эвакуациянең яңа алгоритмы тулысынча сентябрьгә эшли башлар дип көтелә.

Мондый тәртип Туймазы һәм Дәүләкәндә кабул ителгән, Октябрьский, Бөре һәм Яңавылда раслауга әзерләнә. Шул ук вакытта территорияләрне тикшерү бара, 500дән артык ташландык автомобиль ачыкланган. Яңа регламент хакында республика Хөкүмәтендә атна саен үткән оператив киңәшмәдә вице-премьер вазифасын башкаручы, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев хәбәр итте.

Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров ассызыклаганча, бу гамәлләр закон кысаларына төгәл сыешырга тиеш.

– Бу җитди мәсьәлә. Сүз меңләгән машина турында бара. Барысын да оешкан рәвештә, закон буенча эшләгез. Кирәкле юридик инструментларны без сезгә бирдек, – диде ул.

Төбәк җитәкчесе шулай ук «Юл эксперты» мобиль кушымтасы ярдәмендә чокырлар, ташланган автомобильләр һәм башка хокук бозулар турында мәгълүмат җыярга тәкъдим итте, кушымтаның функционалын киңәйтте. Бу хакта Башкортстанның Мәгълүматлаштыру буенча дәүләт комитетына тиешле күрсәтмә бирелде.

Исегезгә төшерәбез, тәүдә бу кушымта республика юлларындагы чокыр-чакырлар белән көрәшкә юнәлдерелде һәм әлеге мәсьәләдә үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте.

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров фикеренчә, газоннарда парковкалаган өчен санкцияләрне яңадан карарга кирәк. Күп кенә авыл торак пунктларының җиһазландырылган парковка урыннары һәм төзекләндерелгән газоннары юк.

– Закон башта ук үз автомобильләрен тротуарларда, газоннарда, торак йортлар тәрәзәләре каршында калдыручы шоферларның дорфа тәртибенә каршы юнәлтелгән иде. Әмма авыл районнарында бу эш яңадан каралырга тиеш. Күп кенә ишегалларында, кешеләрне штрафка тарттырганчы, башта бу газоннарны эшләргә кирәк, – дип белдерде Радий Хәбиров.
Читайте нас: