Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 июль 2019, 13:10

Күңелле һәм дәртләндергеч Яшьләр көне

27 июльдә Чишмә поселогының Җиңү паркында яшьләр өчен җәйге мәдәни-спорт фестивале үтте.

– Тимур! Тиимуур! Күз алдыңа китерәсеңме, чүп ташлаган өчен миңа купон бирделәр, мотлак рәвештә отышлы булачак, дип әйттеләр! – дип сөйләде бер малай үзенең дустына.

«Пластик», «Кәгазь», «Пыяла» дип язылган чүп контейнерлары куелган мәйданчыкта ике кыз басып тора.

– Әгәр дә кешеләр чүпне тиешле контейнерга салсалар, без аларга отышлы лотереяда катнашу өчен купон бирәбез, шул ук вакытта пластик баллонны һавасы чыксын һәм күп урын алып тормасын өчен аяк белән изеп салырга кирәк, – дип аңлаттылар Чишмә волонтерлары Элина Гомәрова белән Элиза Раянова.

– Без бу көнне экологик юнәлештә үткәрергә булдык, – дип хәбәр итте чараны оештыручыларның берсе Розалия Вәлиева. – Поселокта яшәүчеләр әлегә бүләк алып булса да тирә-як табигатьне сакларга өйрәнергә тиеш. Хәзерге вакытта чүпне аерым җыю турында сүз күп бара, биредә исә барысы да үз тәҗрибәңдә. Җыелган барлык чималны эшкәртүгә җибәрәчәкбез. Күп оешмаларның бүгенге бәйрәмне үткәргәндә иганә ярдәме күрсәтүе шатлыклы, алар булышлыгында бүген күпләр истәлекле бүләкләр алачак.

Күпчелек мәйданчыклар кичке 6да эшли башлады. «Акылны үстерүче өстәл уеннары»нда катнашырга теләүче балалар бигрәк тә күп булды. Бу мәйданчыкны оештыручы, Уфадан килгән Ирина Опарина боларның барысы да кечкенә чишмәлеләр вакытларын күңелле үткәрсен, осталыкларын шомартсын өчен оештырылды, интеллектуаль уеннарда җиңүчеләргә отышлы лотерея купоннары бирелде, дип аңлатты.

«Иске джинсыларны бир – сумка ал» акциясе барган мәйданчыкта бер сәгатьтән тау булып джинсылар өелде. Шулай үк иске батареялар да кабул ителде, алар да бүләккә алыштырып алынды.

– Бу акцияләр экологик проб-леманы аңлау өчен кирәк. Без шулай ук пластикның күпме вакыт таркалуы яки җирдә яткан батарейканың нинди зыян китерүе турында сөйлибез, – диделәр Уфа шәһәреннән килгән Милли музей хезмәткәрләре Эмма Бубнель һәм Эльвира Хаҗиәхмәтова.

Милли музей тарафыннан оештырылган «Борынгы Урал диңгезе» күргәзмәсе бер секунд та буш тормады. Музей хезмәткәрләре һәркемгә күргәзмәгә куелган ташка әверелгән борынгы хайваннар, үсемлекләр турында сөйләделәр.

– Ә бу чынлап та борынгы хайваннар эзләреме? Ә биредә, Чишмә булган урында, кайчандыр борынгы диңгез булганмы? Ә мондый ташка әйләнгән әйберләрне тагын кайдан табарга мөмкин? – дигән сораулар яудырдылар.

Халык күбәйгәннән-күбәйде, балалары белән килүчеләр дә байтак булды. Биредә сабыйлар өчен күңел ачу чаралары: батутлар, карусельләр дә бар иде, төрле татлы тәм-томнар сатылды. «Туклану үзәге» җәмгыяте тамак ялгап алырга теләүчеләрне солдат (карабодай) боткасы һәм чәй белән сыйлады.

Район гәзите хәбәрчесе «Настя! Настя!» дип куәтләп кычкырган якка таба юнәлде, биредә хатын-кызлар армрестлингы буенча ярышлар бара, ике кыз бер-берсенә юл куярга теләми иде. Волейбол һәм футбол кырларында да беренчелекне алырга теләгән командалар җыелган. Җиңел атлетика ярышларында катнашырга теләүчеләр «Йөгерү буенча ярышларга кайда язылырга?» дип сораучылар күп булды.

Яшьләр фестивале кичке сәгать сигездә ачылды. Район хакимиятенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рим Нәбиуллин район яшьләрен һәм кунакларны бәйрәм белән котлады, бу чараны оештыручыларга рәхмәт белдерде. Чишмәлеләрне БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты, Чишмә май экстракцияләү заводы директоры Айдар Якупов та тәбрикләде һәм күңелле ял итүләрен теләде. Соңрак Башкортстан Республикасының яшьләр сәясәтенә өлеш керткән чишмәлеләрне бүләкләү булды.

Уфа егетләре катнашлыгында урта гасырлардагы киемнәр һәм кораллар белән күргәзмә алыш кызыклы тамашаларның берсе булды. Максим Мартьянов җәяне дөрес итеп тотып ук атарга өйрәтте. Биредә рыцарьлар киемнәрендә истәлеккә фотога төшәргә дә мөмкин булды.

– Чишмәдә 33 ел яшәсәм дә, Яшьләр көненә тәү тапкыр килдем, – диде Гөлназ Латыйпова. – Социаль челтәрдән укып «ВИА Чаппа» төркеме киләчәген белдем, аларны күрәсем һәм тыңлыйсым килде. Программа бик бай эчтәлекле, берни белән дә чагыштырырлык түгел, бик уңай тәэссоратлар алдык.

Сәхнәнең уң ягында, алдан планлаштырылганча, район хакимиятенең җәмәгать кабул итү бүлмәсе эшләде, янәшәдә эш белән тәэмин итү үзәгенең елның-елындагы «Яшьләргә – эш!» акциясе үтте.

«Ышаныч» яшьләр үзәге волонтерлары педагоглар белән берлектә төрле уеннар, тупны кәрзингә ыргыту, көянтә белән йөгерү кебек ярышлар үткәрделәр.

Изолон белән эшләү мәйданчыгында күбесенчә кызлар булды, аларның бик тә чәч кыстыргычларын үзаллы ясарга өйрәнәселәре килде.

– Уфада иҗади студиям бар, бүген чарада катнашу өчен килдем, чөнки, беренчедән, тумышым белән мин Чишмә авылыннан һәм үз вакытында икенче мәктәпне тәмамладым. икенчедән – балаларга үз кулларың белән иҗат итәргә һәм фантазияңне үстерергә мөмкин булуын күрсәтәсем килде, – диде Наилә Фазлетдинова.

Чишмә районының ДОСААФ бүлеге оештырган «Фигуралы йөртү» бәйгесенә үз осталыгын сынап карарга теләүче машина йөртүчеләр җыелды, беренче чиратта теорияне, аннары йөретү буенча сынау тапшырдылар. Янәшәдә генә пневматик винтовкадан аттылар.

Полиция вәкилләре тәртип һәм хәвефсезлек булуын күзәттеләр. Районның спорт комитеты рәисе Марат Вәлимхамматов ярышларда җиңүчеләрне грамоталар һәм призлар белән бүләкләде, һәркемгә җылы сүзләр тапты.

Лотерея чынлап та отышлы булып чыкты. Меңгә якын купон уйнатылды. Соңыннан «ВИА Чаппа» төркеме концерты башланды. Чишмәлеләр аны бик җылы кабул иттеләр. Концертның кайтавазы поселок эчендә ишетелеп торды. Бәйрәм фейерверклар ату белән тәмамланды.
Читайте нас: