Көн уртасы. Типография урамы буйлап кулга-кул тотынышып, чайкала-чайкала бер ир белән хатын килә, икесе дә пычрак киемнән, чәчләре таралмаган, ерактан ук аракы исе аңкый.
Алар кебек сәрхүшләрне елның теләсә кайсы вакытында очратырга була. Кулларында, һәрвакыттагыча, әллә көмешкә, әллә ялган аракы, я бөтенләй техник спирт салынган минерал су шешәсе, ә кабымлык – әлеге вакытта урамда үскән чия.
Чишмә поселогының Типография урамында һәм Юбилей бистәсенең даны таралган «зәңгәр квадрат»ында алар аеруча күп.
– Балаларның үзләрен генә урамга чыгарып җибәрергә куркыныч. Бу эчкечеләргә каршы бер чара да юк. Көмешкә сатучылар теләсә нәрсә эчертә, шуңа күрә «башлары китә» һәм әллә нәрсә эшләп куюлары бар, – дип зарланды шул тирәдә яшәүче хатын.
Полициядә аңлатуларынча, көмешкә куып сатучыларны җаваплылыкка тарттыру өчен гаепләрен раслау, ягъни кулларыннан тоту мөһим.
– Тик алар бик сак, һәм таныш булмаган кешеләргә алкоголь сатмый. Ә якын-тирәдә яшәүчеләр полиция хезмәткәрләренә ярдәм итеп алардан аракы сатып алудан баш тарта, – дип аңлатты Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча участок полицейскийлары бүлеге начальнигы Искәндәр Назаров.
Су шешәсенә салып аракы сатучыларны алдалау җиңел түгел, бусагада таныш булмаган кеше күргәч, кем син, кемгә килдең, дип сорашалар һәм еш кына капка төбеннән үк кире борып чыгаралар.
Шул ук вакытта полициягә ялган аракы сатылган дистәдән артык нокта булуы турында хәбәр килә, район үзәгендә әлеге проблема аеруча кискен тора. Сишәмбе Сафар авылында үткән авыл Советы көнендә И. Назаров биләмә территориясендә шундый унлап сату ноктасы булуын хәбәр итте, тик әлегә аларның гаебе расланмаган.
Шуларның берсенә генә беркетмә төзеп, материаллар судка җибәрелгән. Шул ук вакытта авылда яшәүче кайберәүләр район гәзите хәбәрчесе белән сөйләшкәндә авылларында йорттан аракы сатып ятучылар юк, дип раслады.
– Барысы да эшсезлек аркасында. Элек бөтен кеше иртәдән кичкә кадәр колхозда эшләде, берсенең дә эчеп йөрергә вакыты булмады. Тәртип ягы да каты иде, кибетләрдә иртәнге унбергә кадәр һәм кич җидедән соң аракы сатмадылар, әле дә шундый чара күрелсә, артык булмас иде, – диде Сафар авылында яшәүче Фәнзилә Уразаева.
Кайвакыт эчкечеләр бәйрәм иткән урыннан торалмыйча шунда ятып кала. Әллә артыгын эчеп ташлыйлар, әллә көмешкә составында берәр нәрсә бар.
Чишмә үзәк район дәваханәсенең баш табибы Камил Яппаров сүзләренә караганда, наркология бүлегендә урыннар беркайчан да буш тормый, һәм күп вакыт бирегә алкоголь белән агуланып шул ук кешеләр китерелә.
Авыл халкы, полицейскийлар, табиблар һәм власть органнары эчкечелеккә каршы көрәш алып бара. Апрель аенда Бөтендөнья башкортлар корылтае «Аек авыл» бәйгесен башлап җибәрде. Бу турыда Аскын районы башкортлар корылтаеның отчет конференциясендә Бөтендөнья башкортлар корылтае башкарма комитеты рәисе Данир Гайнуллин игълан итте. Бәйге республика авыл биләмәләре арасында ике этапта үткәрелә. Тәүге этап районнар арасында 2019 елның 10 апреленнән 31 августына кадәр бара. Анда барлык авыллар һәм биләмәләр катнаша ала. Икенче, республика этабында, муниципаль районнарда җиңүчеләр катнаша. Бәйгегә 2019 елның 30 ноябренә кадәр йомгак ясала. Җиңүчеләр Башкортстан Республикасы Хөкүмәте дипломнары һәм акчалата бүләкләр алачак: беренче урын өчен 500 мең сум, икенче урынга – 250, өченче урынга – 150 мең сум. Бу акчалар авыл биләмәсе үсешенә тотылачак.
– Авыл биләмәләрендә яшәүче кешеләрнең аеклыгы өчен көрәшеп бәйгедә катнашу һәм шул акчага проблемаларның бер өлешен булса да хәл итү кулдан килерлек гамәл бит, – дип халыкка мөрәҗәгать итте Авыл Советы көнендә Арслан авыл Советы биләмәсе башлыгы Гүзәл Әминева.
Башка авыл биләмәләрендә яшәүчеләр дә үзләренә шул сорауны бирә ала. Аракы аңыбызны томалаганчы тукталырга һәм тирә-юньгә күз салып, куак астында эчеп ятканга караганда, дөньяда кешечә яшәү хакы барлыгын аңларга тырышырга тиешбез.
Ә икенче яклап караганда. Хөкүмәт эчкечелеккә каршы күпме тапкыр сугыш игълан итте. Аның нәрсә белән тәмамлануын үзегез беләсез. Көмешкә куып сатучылар мул табыш ала, шуңа күрә «эшкуарлыктан» тиз генә баш тартмас. Ирләргә көмешкә сатып эчерсәләр дә күршеләре һәм авылдашлары дәшми. Өйдән аракы сатучыларга бу эш белән тыныч кына шөгыльләнергә мөмкинлек бирергә ярамый, шикаять белән авыл Советына йөгерергә яки участок полицейскиена мөрәҗәгать итәргә кирәк: берәр чара күрсеннәр.
Башкача булмый да. Күп илләр эчкечелек белән көрәштә уңышсызлыкка таруы билгеле. Сабырлык та, көч куллану чарасы да түгел, көмешкә сатучыларга җәмәгатьчелек фикере белән йогынты ясау нәтиҗәлерәк. Ягъни Рәсәйдә яки Башкортстанда кайчан эчкечелек һәм алкоголизм бетәр дип көтмәскә, ә астан аракы сатып ятучы күршеңне акылга утыртырга кирәк.