Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 июль 2019, 13:13

«Мобиль сайлаучы» һәм цифрлы участоклар

Якшәмбе, 8 сентябрьдә, Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлау үтәчәк.

Билгеле булуынча, төбәк җитәкчесе вазифасына түбәндәге кандидатлар бар: «Бердәм Рәсәй» партиясеннән Радий Хәбиров, ЛДПРдан – Иван Сухарев, «Гадел Рәсәй»дән – Юрий Игнатьев, «КПРФ»тан – Юнир Котлыгужин, «Гражданнар көченнән» – Владимир Барабаш, «Рәсәйнең социаль гаделлек өчен пенсионерлар партиясе»ннән – Владимир Кобзев, «Яблоко» партиясеннән – Зөлфия Гайсина, «Рәсәй патриотлары»ннан – Рәфис Кадыйров.

Сишәмбе, 23 июльдә, булачак сәяси вакыйгага багышланган матбугат конференциясе үтте. Анда Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко катнашты. Үзәк сайлау комиссиясе вәкиле журналистларга белдерүенчә, сайлау участогы эшенә төрлечә кысылуларга катгый чик куелачак.

Сайлау бюллетеньнәрен эшкәртүче 225 комплекс, алар КОИБ буларак билгеле, тәртип булуын күзәтәчәк. Башкортстан Башлыгын сайлауны үткәрү өчен република казнасыннан 500 миллион сум акча бүленәчәк. «РосБизнесКонсалтинг» хәбәр итүенчә, 2014 елда үткән сайлау кампаниясендә 410 миллион сум тотылган.

Илона Макаренко бу акчалар кампанияне агитацияләү, видеокүзәтү һәм сайлау комиссиясе әгъзаларына хезмәт хакы түләү өчен китәчәк, дип билгеләде. Бюллетеньнәр ясау һәм КОИБларны арендалау буенча чыгымнар да әлеге суммага кергән.

Алда үтәчәк сайлауда яңалык та бар. Мөһимнәренең берсе – тавыш бирү вакытын ике сәгатькә арттыру, бу сайлау участокларына күбрәк кешегә килергә мөмкинлек бирәчәк.

Участок комиссияләре иртәнге җидедә эшли башлаячак һәм кичке тугызда гына ябылачак.

8 сентябрьдә Мәскәүдә булган республика халкы да теге яисә бу кандидат өчен тавыш бирә алачак. Бу максатта башкалада 30 цифрлы сайлау участогы эшләячәк. Яшәгән урында түгел, ә барган урын буенча тавыш бирүнең тагын бер мөмкинлеге – «Мобиль сайлаучы» программасы, ул 24 июльдән башлап тавыш бирү өчен урын сайларга мөмкинлек бирә.

– Сүз 8 сентябрьдә республика территориясендә үзең барган урындагы сайлау участокларында тавыш бирү мөмкинлеге турында бара, – дип Илона Макаренко сүзләрен тапшыра «Интерфакс».

Шулай ук республикадагы билгеле кешеләр катнашлыгында сайлаучыларны активлаштыруга юнәлдерелгән «Әйдә сайлауга» акциясен башлау планлаштырыла.

Социаль сорашуларга ярашлы, республика Башлыгын сайлауга халыкның якынча 50 проценты килергә тиеш, Илона Макаренко бу саннар «50дән артып китәр», дигән өмет белдерде. Башкортстанда сайлау хокукы булган 3,49 миллион граждан бар.
Читайте нас: