Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 июль 2019, 13:20

Сыйфатсыз товар ала күрмәгез

Халыкта капчык эчендәге мәчене сатып алма, дигән гыйбрәтле мәкаль бар. Аның хаклыгына күптән түгел үзем дә ышандым.

Гаилә көне уңаеннан улым гаиләсенә урын-җир әйберләре алырга булдым. Затлы чәчкәле тартмага салынган иде ул. Бик матур яшькелт төстәге тукымадан тегелгән. Өйгә алып кайтып балаларга бүләк иттем, рәхмәт әйтеп алдылар. Яңа әйберне туздырып тормадылар, тартмасының өстен генә ачып карадылар да шкафка алып куйдылар.

Ай ярым вакыт үткәндер, балалар эш буенча башка шәһәргә күченеп китәргә җыендылар. Мин бүләк иткән теге урын-җир әйберләрен дә алырга уйлаганнар. Күп урын алмасын дип, төреп салырга булганнар. Тартмадан чыгарсалар... эчендә пычрак простыня ята. Ул әллә дым тартып күгәргән, әллә пычракка төшкән, билгесез. Шаккатмалы хәл! Ни гомер яшәп мондый хәлне күргән юк иде.

Кайдан алганымны хәтерлим, кире илтергә булдым. Тик ике айга якын вакыт узган һәм чегы да сакланмаган. Сәүдә ноктасына баргач барысын да аңлатып бирдем. Сатучы нәкъ мин уйлаганча чек һәм кайчан сатып алуымны сорады. Товарны кире алырга яки алыштырып бирергә уенда да юк. Сез, бәлки, башка урыннан сатып алгансыздыр, дип тик тора. Якынча кайсы көнне сатып алуымны әйткәч, журналга теркәп куйган язмасыннан тапты. Сәүдә ноктасы хуҗасын күреп сөйләшергә булдым. Икенче көнне аның белән очрашып, тыныч кына барысын да аңлатып бирдем. Ул да ике атнадан күбрәк вакыт үткәч товарны кире алмыйбыз, дип үз хокукларын белдерде. Шул көнне үк туздырып карарга бу бит кием дә, азык төлек тә түгел, көн дә куллана торган әйбер дә түгел, дип аңлатырга тырышам. Ярый әле берәрсенә юбилейга яки туган көнгә бүләк итмәгәнбез, ояты ни тора! Шулай бераз тарткалашкач сәүдә ноктасы хуҗасы хәлемә керде бугай, гафу үтенеп товарны алыштырып бирде. Алыштырып бирмәсә шунда үзләренә калдырып китәргә җыенган идем инде.

Бу турыда язып, шуны әйтергә телим: әйбер сатып алганда яхшылап карагыз, минем кебек матур тартмага алданып алмагыз, ачып эчендәге товарны күрсәтүне сорагыз.

Без барыбыз да кулланучылар - көн саен нинди дә булса товар сатып алабыз. Сәүдә нокталарында сатучыларның тупаслыгы, сыйфатсыз товар сату очраклары һәрберебезгә таныш. Шуңа күрә һәр кеше үз хокукларын белергә тиеш.

Беренче чиратта, кулланучылар яхшы сыйфатлы, икенче төрле әйткәндә, тормыш, сәламәтлек, тирә-як мохит өчен зыянсыз товарлар сатып алырга, товар турында гына түгел, сатучы турында да мәгълүмат алырга хокуклы.

Әгәр товар сезгә үлчәме, төсе, фасоны буенча туры килмәсә, аны сатып алганнан соң 14 көн эчендә шундый ук әйбергә алыштырырга хокуклы. РФ Хөкүмәте карары белән азык-төлек булмаган башка үлчәмдәге, формадагы, зурлыктагы, төстәге товарларны кайтарып биреп булмый яки алыштырылмый торган товарларның исемлеге расланган. Бу шәхси гигиена әйберләре, өй шартларында авыруларны профилактикалау һәм дәвалау чаралары, парфюмерия-косметика чаралары, көнкүреш химиясе, гарантия срогы куелган көнкүрештә кулланыла торган техник яктан катлаулы булган товарлар, көнкүреш җиһазлары, кыйммәтле бизәнү әйберләре, автомобильләр, корал, хайваннар һәм үсемлекләр, китаплар һәм башкалар.

Хәзерге вакытта еш кына товарларның бәясен төшереп саталар (распродажа), ә сатучылар түбән бәядән сатылганга күрә, бу товарларны кире кайтарып яки алыштырып булмый, дип әйтәләр. Закон буенча бу дөрес түгел. Әгәр үз хокукларыгызны гадәти алымнар белән яклый алмасагыз, судка мөрәҗәгать итәргә була.

Сыйфатсыз товарны сатып алганда исә, "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы РФ Законының 18 маддәсе нигезендә сатып алучының:

- товарны түләүсез төзәтергә;

- аның бәясен киметтерергә;

- товар алыштыруны таләп итәргә;

- сату-сатып алу килешүен өзеп, товар өчен акчаны кайтарып бирүне таләп итәргә хокукы бар.


Читайте нас: