Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 июль 2019, 12:09

Бушлай төшке аш һәм гадел көндәшлек

Республикада беренче-дүртенче сыйныф укучылары бушлай тукланырга ихтимал.

Бу турыда Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров хәбәр итте. Алдан исәпләү буенча бу максатка төбәк казнасыннан ел саен 1,5 миллиард сум акча таләп ителәчәк. Бу күңелле яңалык Төбәк туклану тармагы операторларының тәүге тапкыр үткән республика форумында яңгырады. Тармак белгечләре һәм экспертлары Нефтекама шәһәрендә очрашты. Көн кадагына мәктәп ашханәләрендәге ризык сыйфаты, шулай ук бу өлкәдәге уңай тәҗрибәләр белән танышу мәсьәләләре куелды.

– Мәктәптә, балалар бакчаларында, социаль учреждениеләрдә туклануга бәйле бар нәрсә безнең эшчәнлекнең мөһим пункты булачак. Балаларыбызның сәламәтлеге, милләтнең киләчәге шуңа бәйле, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Тормыш шулай корылган, кайбер балалар өчен мәктәптә кайнар ризык ашау – тәмле итеп туклануның бердәнбер мөмкинлеге. Шуңа күрә бу мөһим дәүләт бурычы.

Республика Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы мәктәптә туклану өлкәсендә гадел көндәшлекне хуплавын ассызыклады. Төбәк операторлары да укучыларны сыйфатлы ризык белән тәэмин итәргә тиеш. Республика исә, үз чиратында, үзен эштә уңышлы күрсәткән һәм озак вакытка үсеш стратегиясе булган предприятиеләргә өстәмә ярдәм чарасы күрсәтергә әзер.

Шул ук вакытта төбәк җитәкчесе намуссыз малтабарларга каршы көрәшү өчен ашханәләрдә туклануны катгый дәүләт контролендә тоту системасы кертеләчәге турында кисәтте.

Мәсәлән, укучыларның тәлинкәсендә Башкортстанга ерак илләрдән китерелгән ит брикетлары кебек азык-төлек булуга юл куелмаячак, үзебездәге авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең продукциясенә өстенлек биреләчәк.

Әйткәндәй, аграрчылар да, үз чиратында, товарларына бәя арттырмаска тиеш. Радий Хәбиров төбәк операторлары кулай бәягә сатып алалачак махсус структура булдырырга тәкъдим итте.

– Әлегә кадәр башкарылган эшләр, уртак теләк, барлык төбәкләр дә мактана алмаган сыйфатлы азык-төлек ярдәмендә мәктәптә туклану һәм социаль туклану өлкәсен Рәсәйдәге иң яхшы системаларның берсе итә алырбыз, дип ышанам, – диде Радий Хәбиров.

Республика җитәкчесенең тагын бер тәкъдиме мәктәптә туклануның бердәм стандартын, барлык гомумбелем бирү учреждениеләре өчен универсаль, бердәм меню кертүгә кагылды.
Читайте нас: