Кандидатларның тулы исемлеге түбәндәгечә: Радий Хәбиров («Бердәм Рәсәй»), Юнир Котлыгужин (КПРФ), Иван Сухарев (ЛДПР), Юрий Игнатьев («Гадел Рәсәй»), Владимир Барабаш («Гражданнар көче»), Владимир Кобзев («Рәсәйнең социаль гаделлек өчен пенсионерлар партиясе»), Зөлфия Гайсина («Яблоко») һәм Рәфис Кадыйров («Рәсәй патриотлары»).
«Социаль яклау» партиясе тарафыннан тәкъдим ителгән Алексей Молокин теркәлү өчен законда билгеләнгән документлар пакетын тапшырмаган. Рәмилә Сәетова («Рәсәйнең социаль партиясе») муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнары депутатларыннан теркәлү өчен мөһим булган күләмдә имза җыя алмаган. Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары шулай ук Сания Тимасованың Башкортстан Башлыгын сайлауда арытаба катнашудан баш тарту турындагы гаризасын кабул иткән.