Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июль 2019, 12:30

Проблемалар хәл ителә

Төбәк башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы һәм район хакимияте башлыгы аккаунтларына Чишмә районы халкыннан теге яисә бу проблеманы хәл итү үтенече белән мөрәҗәгатьләр килә.

– Чишмә авылының Беренче май, Болын, Югары вольтлы, Җиңүнең 50 еллыгы, Әсәдуллин һәм Дим урамнары торышын тәртипкә китерергә ярдәм итсәгез иде. Әлеге вакытта анда юл түгел, ә метр ярым-ике метр саен чокыр-чакыр һәм сикәлтә.

Чишмә районы хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов җавап бирә:

Бу җиңел хәл ителә торган мәсьәлә түгел, һәм аны гамәлгә ашыру өчен вакыт таләп ителә. Эшләрнең ничек торуын төгәлрәк аңлатып китик. Бу Чишмә авылында кайчандыр хуҗалык ысулы белән күтәртелгән элекке дәваханә юнәлешендәге юл, һәм анда чынлап та ремонт таләп ителә. Һәм ул рәсми рәвештә беркайда да теркәлмәгән. Шуңа күрә бездә ремонтка бюджет акчасын тоту өчен законлы нигез юк. 2019 елның апрелендә район хакимияте бу юлны урындагы тәгаенләнештәге һәм гомум кулланылыштагы юллар исемлегенә кертү өчен эш башлады. Моның өчен башта юлны хуҗасыз күчемсез милек объекты дип танырга һәм исәпкә куярга кирәк. Бер елдан соң, якынча 2020 елның апрелендә, Чишмә районы хакимияте әлеге объектка муниципаль милек хокукын тану таләбе белән судка мөрәҗәгать итә алачак. Шуннан соң Чишмә авылының иске дәваханә юнәлешендәге юлын ремонтлау һәм карау өчен бюджет акчасын файдаланырга мөмкин булачак. Эшләр башкарылуның якынча вакыты – 2020–2021 еллар. Әлегә, халык транспортта йөри алсын өчен, өченче кварталда юл грейдер белән тигезләнәчәк.
Читайте нас: