Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 июль 2019, 12:05

Чүпне аерым җыю. Ике контейнердан башлыйбызмы?

Рәсәйдә чүп-чарны аерым җыю гамәлгә кертелә башлады.

Чүп-чарны аерым җыю тәҗрибәсе бик күп илләрдә кулланыла, Рәсәйдә ул яңа гамәлгә кертелә башлады. Һәм бик уңышлы түгел. Шул җәһәттән Гомумрәсәй халык фронты экспертлары Башкортстан Республикасында көнкүреш калдыклары җыюның ике контейнерлы системасын кертү буенча эксперимент башларга тәкъдим итә.

Җәмәгатьчелек вәкилләре чүп-чарны ике төргә – «юешкә» һәм «корыга» аера башлауның максатка юнәлешле, икътисади яктан файдалы булуын билгели.

– Республикада чүпне берничә төргә бүлеп җыю буенча тәҗрибә үткәреп каралды, әмма барлык экономияне транспорт чыгымнары «яндырды». Нәтиҗәдә барлык чүп-чарны бер үк машина төяп алып китте, аерым җыюның бер файдасы булмады. Корысын юешеннән аерым җыю икенчел чималны пычранудан саклый һәм күп тапкырга бәясен, шулай ук икътисади нәтиҗәлелеген арттыра, – дип билгеләде Башкортстан Республикасында «Экология» гомумрәсәй халык фронты тематик мәйданчык модераторы Мурат Шәфыйков.

Җәмәгатьчелек вәкилләре, беренче чиратта, чүпне аерым җыю тәртибен булдырырга һәм төбәк дәрәҗәсендә норматив-хокукый актлар кабул итәргә кирәклеген билгели.

– Төбәк операторларына башкарма власть органнары белән берлектә калдыкларны аерым җыю оештырылган мәйданчыкларны хезмәтләндерү белән шөгыльләнгән предприятиеләр белән үзара хезмәттәшлек итү алгоритмын эшләп чыгару мөһим. Әлбәттә, мәгълүмати эш турында да онытырга ярамый. Аерым җыюны кертүнең уңышлы булуы күпчелек шуңа бәйле. Һәм без идарә итүче компанияләрне, торак хуҗалары ширкәтләрен, бакчачылык ширкәтләрен калдыкларны аерым җыю буенча тәҗрибәгә кушылырга чакырабыз, – дип ассызыклады Шәфыйков.

Әлеге вакытта җыелган барлык чүп-чарның якынча 9 проценты эшкәртелә. Чүп-чар реформасы ярдәмендә 2024 елга барлык калдыкларның кимендә яртысы икенчел чимал булачак, дип фаразлана. Бу вакытка Башкортстанда калдыкларны утильләштерүче 3 завод һәм чүп-чарны сортларга аеру буенча 16 комплекс төзүне тәмамлау планлаштырыла.

Европада беренчеләрдән булып немецлар чүп-чарны аерым җыя башлаган: 90нчы елларда алар аны берничә төрле контейнерга җыйган. Әлеге вакытта йортларда чүп салу өчен кимендә өч, кайвакыт сигез савыт та була. Азиядә чүп-чар эшкәртү буенча Япония алдынгы урында тора. Анда гамәлдә барлык калдыклар, азык-төлектән башлап машиналарга кадәр, икенчел чималга эшкәртелә. Күптән түгел Кытайда да чүпне аерым җыю буенча яңа кагыйдәләр кертелде: ирекле программа мәҗбүригә әйләнде. Хәзер Шанхайда калдыкларны бергә кушу тыела, югыйсә штраф салыначак. Тиздән бу тәҗрибә илнең башка шәһәрләрендә дә гамәлгә кертеләчәк.
Читайте нас: