Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 июль 2019, 12:20

Бал мичкәсендә бер кашык дегет – агулы матдә

Атна ярым элек умартачылар көтеп алган чор – бал кортларының төп табыш алу мизгеле башланды.

Бу бал кортлары серкә һәм нектар җыеп бал ясаган вакыт. Канатлы эшсөярләр бу чорда үзләре өчен ризык туплый, умартачыларга да шуннан өлеш чыга.

Бал кортлары очу өчен идеаль һава торышы – сирәк кенә яңгырлар яуган җылы көннәр. Быел озакка сузылган яңгырлар һәм салкынча һава торышы аларга тулы куәткә эшләргә мөмкинлек бирми.

– Билгеле булуынча, баллы үсемлекләр төнге температура +14–15, ә көндез җылылык 30–35 градус булганда нектарны мул бүлеп чыгара. Үткән көннәрдә һава температурасының 35 градуска кадәр күтәрелүен хәтерләмим, – диде стажлы умартачы Сөләйман Ваһапов.

Умартачылык белән җитди шөгыльләнүчеләр җәен умарталарын басу-кырларга чыгара. Бу баллы үсемлекләргә якынрак булу өчен кирәк. Тагын бер уңай ягы: көньяк районнарда үсемлекләр, төньякка караганда, берничә атнага иртәрәк чәчәк ата, шул рәвешле умарталарны күчереп йөртү бал җыю чорын озайтырга мөмкинлек бирә.

Слак авылыннан умартачы Линур Ирназаров умарталарын тугызынчы ел бер урыннан икенче урынга күчереп йөртүен сөйләде, әлеге вакытта аның умарталары Нуриман районында.

– Безнең районда юкә чәчәк атып бетсә, Нуриман районында бөреләр ачыла гына әле. Әлеге вакытта анда кырыклап умартам бар. Төрле чәчәкләрдән җыелган бал алам. Контроль үлчәү буенча әйткәндә, тәүлегенә иң күбе 7 кг 400 грамм артым булды, – диде умартачы.

Иске Муса авылыннан умартачы Гамбәр Гәрәев соңгы елларда умарталарын ихатада гына тотуын сөйләде, әлегә кадәр 33 ел буена бал җыю чорында урман-кырларга чыгарган. Күрше Дәүләкән, Кырмыскалы районнарына илткән.

– Бал кырда үскән төрле чәчәкләрдән, тукранбаштан (клевер), җыелган. Быел бик мактанырлык булмаса да, умарталарда бал бар, һәм ул кәрәздә күбрәк торган саен сыйфатлырак булачак һәм ныграк өлгерәчәк. Бал кортлары белән төп эштән буш вакытта шөгыльләнәм, алар янында күңелем ял итә, яратып эшлим. Биш еллап булыр, хатыным Әлфия дә ярдәм итә, оныгым Искәндәр дә кайтып булыша, – диде Гамбәр Гомәр улы.

Башкортстанда җәйге айларда бал кортлары төп табыш алган йөз төрдән артык агач һәм үсемлек: юкә, балтырган, тукранбаш, шайтан таягы, кандала үләне, сукыр кычыткан, басуларда карабодай, горчица, көнбагыш чәчәк ата.

Иске Мусада яшәүче Расих Нигъмәтуллинның умартачылык белән шөгыльләнә башлавына ун ел булган. Ул да көннәр салкын торуга зарлана, кортларга бал җыю өчен җылылык юк, ди. Ул мәктәп котельныенда оператор булып эшли, шуңа күрә җәй айларында умарта карау өчен вакыты җитәрлек.

Җитмеш умартасы бар, аларны узган елдан ялан-кырга чыгармый башлаган.

– Кайберәүләр умарта тоту җиңел һәм бик табышлы эш дип уйлыйдыр. Әмма бал кортларына да тиешенчә тәрбия кирәк. Умартачы сынап карау һәм үз хаталары өстендә эшкә өйрәнә. Өстәвенә, син җәй буена беркая китә алмыйсың, – диде ул.

Әмма бал мичкәсенә бер кашык дегет, дөресрәге, агулы матдәләр дә җитә. Бөтен Рәсәй буенча бал кортлары агулана. Чишмә районында шул сәбәпле Дурас авылы биләмәсенә караган торак пунктлар – Дурас, Яңа Ябалаклы, Үрге Хаҗәт, Пенза авыллары умартачылары зыян күргән, һәм әлеге исемлекне дәвам итәргә була.

Умартачылар басуларны халыкка алдан хәбәр итмичә химик препаратлар эшкәрткән хуҗалыкларны гаепли.

– Минем 36 умартам зыян күрде, бал җыеп очып йөргән бөтен кортларым һәлак булды, ә бала кортлар яңа чыгып килә. Хуҗалык басуны якшәмбе кич, 23 июньдә эшкәрткән, ә икенче көнне бал кортларының һәлак булуы ачыкланды. Күбесе басуда, кайтканнары умартага керә алмыйча үлгән, – дип сөйләде Дурас авылыннан Рәзит Галиәкбәров.

Ул шулай ук үлгән бал кортларын Чишмә поселогына тикшерергә китерүен, анда аларның агулануы раслануын сөйләде. Район судына мөрәҗәгать иткәч, бернинди җинаять кылынмаган, дип җавап биргәннәр. Әлеге вакытта ул прокуратурадан җавап көтә.

Дураста яшәүче Нәзиф Әхмәтшинның да шул ук хәл: бал кортлары һәлак булган, ә яшь кортлар үсеп кенә килә (йомырка салган көннән башлап үсеп җиткәнче 21 көн уза). Һәм бу яшь кортларның умартачыга түгел, үзләренә дә бал әзерләп калалмавы ихтимал. Ул әйтүенчә, аның бакчасыннан карабодай чәчелгән һәм даими эшкәртелеп торган басуга кадәр якынча

500 метр ара, ә басулар торак пункттан кимендә 5–7 чакрым ераклыкта булырга тиеш, чөнки бал кортлары гына түгел, кешеләр дә агуланырга мөмкин. Умартачыларга басуларның пестицидлар һәм агрохимикатлар белән кайсы көнне эшкәртелүен хәбәр итмәгәннәр, ә район гәзитендә 2019 елның 17 июненнән 31 августына кадәр вакыт күрсәтелгән.

– Бал кортларын башка җиргә күчерү мөмкинлеге булмаса, җәй буена ябып тотарга тиеш булабызмы? – дип аптырашта калган умартачылар.

Элек хуҗалык җитәкчеләре һәм агрономнары умартачылар янына баш иеп, умарталарыңны безнең карабодай, яки башка төрле культуралар үскән басу янына илтеп куй әле, дип килгәннәр.

Көнбатышта фермерлар умарталарын аның басуы янына куйган һәм бал кортлары ярдәмендә авыл хуҗалыгы культураларын серкәләндергән өчен умартачыга акча түли.

Бал кортларының авыл хуҗалыгы культуралары уңышын арттыруы һәркемгә билгеле. Аграрчыларга шул җәһәттән уйланырга кирәк: химик эшкәртү белән генә алга китеп булмый, өстәвенә аны күпләп куллану кешеләр сәламәтлеге өчен дә зыянлы.

Бу мәсьәләне закон дәрәҗәсендә хәл итәргә кирәклеге аңлашыла, югыйсә, умартачылык кебек мөһим тармакның юкка чыгуы ихтимал. Умартачылар мондый шартларда бал корты тотаргамы-юкмы, дигән урынлы сорау бирә. Ә бит умарта карау өчен кирәк-яраклар, бал суырткыч бәясен, ахыр чиктә, умартачылык белән шөгыльләнүченең еллар дәвамында хезмәт салуын исәпләмәгәндә дә бер корт иленең бәясе якынча алты мең сум тора бит!
Читайте нас: