Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 июль 2019, 12:41

Барыбер түләргә туры киләчәк

Чишмә районында яшәүчеләрнең коммуналь хезмәтләр өчен 12 миллион сум бурычы бар

Чишмә районында 160 фатирда яшәүчеләрнең коммуналь хезмәтләр өчен җаваплылыгы чикле «Чишмә районы торак сервисы» җәмгыятенә 12 миллион сум бурычы бар.

Идарә итүче компания балансында – Чишмә поселогында, Шөнгәккүл, Горный, Чишмә һәм Өйдрәк авылларындагы 5600 фатир.

Бурычлылар исемлегендә социаль найм килешүе буенча фатир алган ятимнәр дә бар. Мәсәлән, Үзәк урамдагы («Яр буе» бистәсе) 22нче йорттан фатир алган алты ятим фатир алып яши башлаган вакыттан, ягъни 2018 елның ноябреннән бирле бер тапкыр да коммуналь хезмәтләр өчен акча түләмәгән. Әлеге вакытта бурычларының гомуми күләме 50 мең сум чамасы тәшкил итә. Социалистик урамдагы 19нчы йортта яшәүче өч ятимнең өч ел эчендә 214 мең сумлык бурычы җыелган. Көнбатыш урамындагы 1нче йортта яшәүче ике кешенең дә ике ел дәвамында коммуналь хезмәтләргә түләнмәгән бурычлары 90 мең сумнан артып киткән. Шөнгәккүл авылында фатир хуҗасы коммуналь хезмәткәрләргә 185 мең сум бурычлы. «Чишмә районы торак сервисы» җәмгыяте директоры Эдуард Илалов әйтүенчә, күптән түгел приставлар тәэсир иткәннән соң Шөнгәккүлдә яшәүче берәү коммуналь хезмәтләр өчен ай саен акча түли башлаган.

Район хакимиятенең юридик бүлек начальнигы Илмир Хәкимов хәбәр итүенчә, быел социаль найм килешүе буенча фатир алган ике бурычлыга шул сәбәпле дәгъва белдерелгән. Әйткәндәй, 2016 елда шундый бурычлыларның берсе фатирдан чыгарылган.

Э. Илалов сүзләренә караганда, бурычлылырның күбесе район үзәгендә тулай торакларда (барлыгы 32 кеше), Шөнгәккүлдә (40 кеше) яшәүчеләр.

– Шәхси исәп буенча өч айга бурычың булса, торак хуҗасына коммуналь хезмәтләргә түләү мөһимлеге, югыйсә 30 көннән соң фатирда электр энергиясе һәм кайнар су белән тәэмин ителеш туктатылачагы турында кисәтү җибәрелә. Фатирда суны да өзү ихтимал. Сантехникка моның өчен фатирга кереп тору да кирәкми, – дип аңлатты Эдуард Фәнил улы.

Әгәр бу чаралар да тәэсир итмәсә, һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен дүрт айдан күбрәк вакыт түләнмәсә, идарә итүче компания судка гариза яза, ә суд карарын үтәү приставларга йөкләтелә. Алар бурычлының күчемле һәм күчемсез милегенә, банктагы исәпләренә арест сала. Моннан тыш, торак-коммуналь хезмәтләргә түләмәүчеләргә транспорт чарасын, күчемсез милеген теркәү тыела, Рәсәйдән читкә чыгу чикләнә. Коммуналь хезмәткәрләр суд приставлары белән берлектә милеккә арест салу һәм аны сатып арытаба бурычны каплау өчен рейдлар үткәрәләр.

– Коммуналь хезмәтләр өчен түләмәү кыйммәткә төшә, – дип дәвам итте Эдуард Фәнил улы. – Уйлап карагыз. Өч айдан артык вакыт түләмәгәндә пеня бер еллык төп бурычның якынча 30 процентын тәшкил итәчәк. Мәсәлән, бурыч 100 мең булса, бер айлык пеня 2500 сум, ягъни тагын бер айлык түләү хакы кадәр булачак.

Ә инде уңайлыклардан мәхрүм итү дә, милеккә арест салу да тәэсир итмәсә, коммуналь хезмәткәрләрнең бурычны каплау өчен социаль найм килешүе буенча фатир алган гражданнарны азрак мәйданлы, начаррак торакка күчерергә хокукы бар. Хосусыйлаштырылган фатир хуҗалары да җиңел сулап куймасын – барыбер түләргә туры киләчәк. Ә коммуналь хезмәткәрләрдән берничә ел качып йөрсәң, алар түләү өчен квитанция китерә алмый, дип сөйләү – буш сүзләр. Идарә итүче компания бурычлыларны һәрвакыт үз вакытында судка бирә, шуңа күрә качышлы уйнау ярдәм итмәячәк һәм бурыч тулысынча түләнеп беткәнче сезнең өстә калачак.
Читайте нас: