Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 июль 2019, 13:06

Мең ыруы җыены

Дәүләкән районының Сергиополь авылы янында «Мең ыруы җыены» булды.

Үткән шимбә, 6 июньдә, Дәүләкән районының Сергиополь авылы янында Башкортстан Республикасы оештырылуның 100 еллыгына багышланган чара – «Мең ыруы җыены» булды.

Анда республиканың тугыз районыннан, шул исәптән Чишмә районы башкортлар корылтае башкарма комитеты рәисе Камил Яппаров җитәкчелегендә безнең районнан делегатлар катнашты.

Бәйрәмнең максаты – башкортларның мең ыруына хас булган милли спорт һәм башка төр уеннарны тергезү, «Мең» ыруы берлеге вәкилләренең район торак пунктлары активистлары һәм аксакаллары, җәмәгать оешмалары вәкилләре белән очрашуын оештыру.

Ул бер-берең белән аралашу, башкорт телен өйрәнү, яшьләр арасында туган телне популярлаштыру проблемасы турында фикер алышу өчен яхшы форсат булды.

Шундый җыеннар халкыбызны туплый, оештыра, милли мәдәниятебезне үстерергә булышлык итә, буыннар бәйләнешен ныгыта. Җыен программасында бәйгеләр, уеннар һәм ярышлар да булды. Һәр делегация тирмә корды, аның бизәлешен жюри бәяләде.

«Иң яхшы тирмә» номинациясендә беренче урынны чишмәлеләр алды. Чишмә районы Мәдәният сарае директоры Салават Гыйльметдинов иң оста курайчы, дип танылды, район бәйрәмнәрендә булган һәркемнең аның башкаруында курай моңын ишеткәне бардыр. Чишмәлеләр милли көрәш буенча да җиңү яуладылар. Волейболчыларыбыз икенче урын алды. Бәйрәм йомгаклары буенча Чишмә районы өченче дәрәҗә дипломга лаек булды.
Читайте нас: