Әлегә кибет киштәләрендә кайда нәрсә урнашканы бик аңлашылмый
Рәсәй Федерациясе Хөкүмәте кабул иткән төзәтмәләр РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан гамәлгә кертелгән. Ведомство составында үсемлек майлары булган азык-төлекне чын сөт ризыклары белән бер киштәгә куеп сатуны тыю башлангычы белән чыгыш ясады. Бу чара кулланучыларга сыйфатлы азык-төлек сайлап алуны уңайлаштыруга юнәлдерелегән.
Үсемлек майлары сөт продукциясе җитештерүдә актив кулланыла, бу продукциянең саклану вакытын арттырырга һәм үзкыйммәтен киметергә мөмкинлек бирә. Әмма бу турыда һәрвакытта да ризык салынган төргәккә язылмый, чөнки сатып алучыларның барысы да пальма мае белән сөт алырга әзер түгел.
Үткән чәршәмбе, 10 июльдә, гәзит хәбәрчесе район үзәгендә төрле сәүдә челтәрләренә караган биш кибеттә булды. Аларның икесендә сөт ризыкларының бәя күрсәткечләренә «БЗМЖ» (сөт маен алыштыручы матдәсез) һәм «ЗМЖ» (сөт маен алыштыручы) аббревиатуралары язылган. Әмма продукция киштәгә аралаштырып салынган, шуңа күрә чын сөт ризыгын эзләп табу бик җиңел түгел.
– Безнең киштәләрдә күбесенчә табигый азык-төлек урын алган, сөтнең бер төре составында гына сөт маен алыштыручы матдәләр бар, – дип аңлатты сатучы.
Бер үк киштәдә ике төрле җитештерүченең сөте куелган: берсе сөт маен алыштыручы матдә белән Казахстаннан (бәясе 37 сум), ә икенчесе Татарстаннан китерелгән чын сөт һәм бәясе нибары 39 сум (ташлама белән сатыла). Сөт пакетларының икесе дә бер үк төрле диярлек – аклы-зәңгәрле төстә һәм бәяләре дә әлләни аерылмый, тик бәя күрсәткече янындагы вак кына язулары төрлечә.
– Дөресен әйткәндә, минем беркайчан да сөт составында нәрсә бар икән, дип уйлаганым юк. Күп еллар бер үк җитештерүченең продукциясен сатып алам, – диде Ришат Зәкиев.
Сөт маен алыштыручы матдә булу яисә булмау турындагы мәгълүмат район үзәгендәге тагын бер кибеттә бар. Ләкин язуларның күбесендә «БЗМЖ» яки «ЗМЖ» дип язылганмы – аңлаешсыз. Ә менә автовокзал янәшәсендәге кибеттә азык-төлек аерым киштәләргә куелган, ә сатып алучыларга уңайлы булсын өчен «Биредә составында сөт маен алыштыручы матдә булмаган продукция» дип тутырып язылган. Моннан тыш, безнең республикада җитештерелгән азык-төлек аерым киштәдә, бу турыда «Үзебезнекен сатып ал» дигән язу да «кычкырып» тора.
– Без сөт ризыкларын 30 июньдә кич яңа кагыйдәләр буенча киштәләргә урнаштырдык. Сатып алучылар моңа бик игътибер итми, үзләренә таныш төргәкне алалар да, касса янына киләләр. Шулай да, сөт ризыкларының кагыйдә буенча куелуын тикшергән бер кеше булды, ул каймак сатып алды, – дип сөйләде кибет директоры Наталья Туктарова.
Район гәзите редакциясе дә үз укучыларыннан сөт ризыкларының кибетләрдә аерым киштәгә куелуын күрүе белән кызыксынды. Күбесе «күрмәдек» дип, ә кайберәүләр «игътибар итмәдек», дип җавап бирделәр. Димәк, күпләр азык-төлек сатып алганда аның составында нәрсәләр булуы белән кызыксынмый.
– Беренче чиратта мин бәясенә карыйм, – диде бер сатып алучы.
Республика башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров төбәк халкының аңа социаль челтәрдә кайсы кибетләрнең яңа таләпне үтәмәвен хәбәр итәргә кушты.
– Без әлегә кадәр сөт дип алданып, бу ризыкка бернинди катнашы булмаган сыекча эчәбез. Бу ялган продукцияләрдә сөт урынына пальма мае, буягычлар һәм шуның ише әйберләр кулланыла. Шул ук вакытта, суррогатларның бәясе арзанрак, ә натураль ризык җитештергән фермерлар бу конкуренциягә түзә алмый. Безнең җавап катгый булачак. Без халыкны суррогатлардан сакларга һәм аграрчыларыбызны намуссыз көндәшләрдән якларга тиешбез, дип язган «ВКонтакте» төркемендә республика башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Фәрит улы.