Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 июль 2019, 14:59

Мәхәббәт һәм тугрылык хөрмәткә лаек

6 июльдә район Мәдәният сараенда төрле яшьтәге гаилә парлары катнашлыгында зур бәйрәм булды

6 июльдә район Мәдәният сараенда төрле яшьтәге гаилә парлары катнашлыгында зур бәйрәм булды.

8 июльдә Рәсәйдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен үткәрү күркәм гореф-гадәткә әверелде. Бу көн шулай ук мөнәсәбәтләре мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге саналган Петр һәм Феврония көне дип тә йөртелә.

Бу көнне поселокта тагын бер пар – Александр һәм Татьяна Бучковскихлар гаиләсе дә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнде, Чишмә районында хәзер шундый

10 гаилә пары бар. Алар үзләре-нең гаилә тормышы һәм бер-берсенә карата мөнәсәбәтләре белән башкалар өчен үрнәк булып торган парлар.

– Без беркайчан да шул уңайдан бүләк алу турында уйланмадык. Шулай булырга тиеш, дип яшәдек, өч бала үстердек. Бары тик бер-береңне яратырга, аңларга, хөрмәт итәргә һәм ышанычлы терәк булырга кирәк, – дип яшь гаиләләргә үгет-нәсихәт бирде Татьяна Васильевна.

«Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале алган гаилә парларын хөрмәтләүдән тыш, Чишмәдә тәүге тапкыр кәләшләр һәм коляскалар парадлары үтте.

Төрле-төрле рәвештә бизәлгән коляскалар килә торды. Алар нинди генә темага бизәлмәгән иде, чынлап та, кайберәүләр бик нык тырышканнар!

Биредә тирмә дә, корабль дә, өч катлы торт һәм күбәләк рәвешендәгеләр дә бар иде, парадта барлыгы тугыз коляска катнашты.

– Парадта катнашуга кечкенә улыбыз Даниил илһамландырды, – диде украин миче рәвешендәге коляска белән килгән Андрей Сенча. – Аны бизәү белән күбрәк тормыш иптәшем Ирина шөгыльләнде, зур улыбыз Тимур да ярдәм итте.

Ачыклануынча, Андрей украин милләтеннән, аларның гаиләсе дә милли киемнәрдән килгән иде.

– Ә минем тормыш иптәшем кәләшләр парадында катнаша, менә без дә улларыбыз белән аның өчен җан атарга килдек. Чишмәлеләргә этәргеч бирергә, актив тормыш белән яшәргә кирәк, дип моны үз үрнәгебездә күрсәтергә килдек, – диде коляска-корабльнең баш «пираты» Артур Дәүләтов, аның янәшәсендә кечкенә пиратлар Артем белән Тимур да бар иде.

Хәлилә әби Хунзина, 80 яшьтә булуына карамастан, бәйрәм карарга килгән, ул бер генә бәйрәмне дә калдырмыйм, дип ассызыклады. Әлеге чара турында район гәзитеннән укып белгән.

Алты кәләш районның иң яхшы кәләше исемен алу өчен төрле бәйгеләрдә катнашты. Алар репетиция вакытында, хәтта туй көнендә дә бу кадәр борчылмадык, дип шаярттылар. Аларга бу көнне курчакны биләүгә төрергә, кыршау әйләндерергә һәм ирләренә багышлап шигырь сөйләргә дә туры килде.

– Алар ярдәмендә электр уты да эшләп чыгарырга мөмкин бит, – дип шаяртты чараны алып баручы кыршау әйләндергән кәләшләргә карап.

Мәйданда балалар өчен дә күңел ачу чаралары күп булды: «Ышаныч» яшьләр үзәге педагоглары төрле уеннар үткәрделәр, биредә понига атланып йөрергә мөмкин булды, батутлар эшләде һәм татлы мамык сатылды!

Бәйрәм кәләшләр биюе белән тәмамланды. Шуны билгеләп үтү мөһим, көндәшлеккә карамастан, бәйгедә катнашучылар бер-берсенә ярдәм иттеләр, оныткан очракта әйтеп җибәрделәр, гомумән алганда, дустанә халәт булды.

Бәйрәм йомгаклары буенча Лилия Павлова иң яхшы кәләш, дип танылды, Гөлшат Фазыйловага икенче дәрәҗә диплом бирелде, ә Светлана Дәүләтова өченче урын алды. Коляскалар арасында, әлбәттә, Сенча гаиләсенең коляска-миче беренче урын алды, коляска-корабль белән килгән Дәүләтовлар гаиләсе икенче урын һәм Фазыйловлар гаиләсе коляска-тирмә белән өченче урын алдылар. Барлык җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләр, ә калган катнашучыларга дәртсендергеч призлар тапшырылды.

– Кызганычка каршы, социаль челтәрдә парадта катнашырга чакырсак та, килергә теләүчеләр аз булды. Бу бәйге гореф-гадәткә әйләнер һәм киләсе елда катнашучылар саны күбрәк булыр, дип ышанабыз, – диде «Гаилә» ресурс үзәге бүлеге мөдире Светлана Криворучко.
Читайте нас: