Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 июль 2019, 12:38

Башкортстанда «Торатау» геопаркы ачылды

Узган атнада Ишембай районында Торатау тавы итәгендә беренче тапкыр «Торатау җыены» республика бәйрәме үтте.

Анда Башкортстанның төрле төбәкләреннән ким дигәндә 30–50 мең кеше катнашты.

Бәйрәм программасында легендар сармат патшабикәсе Зарина турында чын тарихи вакыйгага нигезләнгән «Сармат варислары» дигән театрлаштырылган тамаша, кәҗәне тотып финишка китереп җиткерүдән гыйбарәт булган «Ылак» милли ат уены буенча ярышлар, уктан ату буенча осталык класслары, «Сармат алтынын эзлибез» квесты һәм уннарча башка кызыклы чара узды.

Бәйрәмгә килүчеләрне «йолдызлар десанты»: опера җырчысы, Башкортстанның халык артисты Әскар Абдразаков, «Аргамак», «Бүреләр», «Курайчы», «Кәрвансарай», «Далан», «Бәхетле», «Дан» төркемнәре, RNT, МС Баш, Башкорт дәүләт филармониясенең Милли халык уен кораллары оркестры, шулай ук 90нчы елларда башкорт рогына нигез салган «Дәрвиш хан» рок-төркеменең яңа составы сәламләде.

— Бүген сезнең белән булу — зур мәртәбә һәм зур җаваплылык та. Моннан берничә чакрым ераклыкта әниемнең туган авылы урнашкан. Шушыннан ерак түгел генә әти-әнием җирләнгән. Бу минем туган җирем һәм дуслык-татулыкта, байлык-иминлектә, бәхетле яшәвебез өчен мин барысын да эшләячәкмен, — диде чарада республика Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров. Ә социаль челтәрдәге битендә исә ул түбәндәгеләрне язды:

— Минем өчен Торатау — балачагым һәм әниемнең туган төяге белән бәйле урын гына түгел, ул халык кемнедер яисә нәрсәнедер яклау өчен бердәм фронт булып берләшкән символ да һәм аңа мотлак колак салырга кирәк. Ә төнен Торатау тагын бер ягы белән ачылды — яктылык һәм музыка агымында ул тагы да мәһабәтрәк һәм горуррак булып күренде.

Геопарк нәрсә ул?

Ерак урында урнашкан бәйрәмгә ни өчен шулкадәр игътибар бирелә һәм көч салына? Эш шунда, якын киләчәктә бу территория республиканың яңа туристик бизәгенә әйләнәчәк.

Былтыр декабрьдә республика җи-тәкчесе Радий Хәбиров «Торатау» геопаркын төзү турында Указга кул куйды. Нәрсә ул «геопарк»? Бу гади парк яисә истәлекле урын гына түгел. Геопарк — дәүләт тарафыннан аеруча сакланучы төбәк, анда Җирнең геологик тарихы — урындагы ландшафтлар, тау токымнары, файдалы казылмалар яткылыклары, үсемлек һәм хайваннар дөньясы — чагылыш таба.

Дөнья геопарклары — борынгы тарих белән кызыксынучы яисә вакытларын кызыклы итеп үткәрергә теләүче туристларны һәм урындагы халыкны җәлеп итү урыннары. Тагы да бу теләсә кайсы як галимнәренең хыялы — монда өйрәнү өчен материал бик күп, барысына да җитәчәк.

Калган Шиханнар кебек үк Торатау да уникаль. Кайчандыр бу зур су асты кыясының бер өлеше булган. Ул су астында булган һәм 300 миллион ел формалашкан, ә тектоник хәрәкәт аны җир өстенә этеп чыгарган. Дөньяда мондый күренеш башкача юк.

Безнең Шихан геологларга гына түгел, археологлар өчен дә бик кызыклы — галимнәр монда борынгы кешеләрнең һәм хайваннарның эзен тапкан. Монда биологлар да килә — тауда реликт һәм «Кызыл китап»ка кертелгән үсемлек-ләрнең 42 төре үсә.

Туристлар күпләп агыла башлаганнан соң бу уникаль флораны һәм фаунаны саклар өчен яхшы план һәм инфраструктураны дөрес урнаштыру зарур.

Анда ниләр булачак?

Парк проектын эшләүне үзләрен яхшы яктан таныткан профессионалларга ышанып тапшырганнар. Болар — МДУның Шәһәр үсеше һәм мәдәният икътисады үзәгенең территорияләр архитекторлары Анна Носова һәм Наталья Лукашина. Алар эшләгән кон-цепциягә ярашлы, парк дүрт район территориясендә урнашып, дүрт меңгә якын квадрат километрны биләячәк.

Әлегә аның составына 16 объект кергән. Аларның күпчелеге әлегә ахыргача тикшерелмәгән. Мәсәлән, Капка-Таш мәгарәсе. Аңа 380 миллион ел, ул Шиханнардан өлкәнрәк, Гафури районында Усолка эталон уемы (халыкара әһәмияттәге объект, «Красноусол» шифаханәсе территориясендә урнашкан), Стәрлетамак районында Юрактау шиханы, карьеры ачык геологик экспозициягә әйләнгән эшкәртелгән Шахтау шиханы, Берхомут чыганагы, Эткол сазлыгы, «Калим-Ускан» кыясы, туган авылы Көзәндә Зәки-Вәлиди музее һәм башкалар.

«Янгантау» геопаркына охшашлык буенча «Красноусол» шифаханәсе «Торатау»ның икътисади үзәге булыр дип көтелә.

Парк берничә зонага бүленәчәк: керү чикләнгән катгый сакланган зона һәм бөтен инфраструктура һәм сервис урнашкан рекреацион зона. Беренче чиратта, болар — җәяүлеләр һәм вело- һәм автомобиль юллары. Юлларның торышы начар һәм бүген үк яңаларын төзү гади булмаячагы аңлашыла — булачак парк территориясендә тияргә ярамаган федераль әһәмияттәге геологик объектлар күп.

Туристлар өчен төрле экскурсия маршрутлары, күзәтү мәйданнары, кешеләр экскурсия маршрутлары буенча йөри алсын өчен юллар һәм сукмаклар челтәре эшләнәчәк.

Якындагы планнарда — геопарк проектын Уфа галимнәре белән берлектә эшләп бетерү һәм «Торатау»га халыкара статус алу өчен 2020 елның көзендә ЮНЕСКО химаясенә кертергә заявка бирү.
Василий Мартыненко, Рәсәй фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренү үзәгенең Уфа биология институты директоры:

— Торатау үсемлекләргә бик бай — бәләкәй генә тауда республикадагы үсемлекләрнең дүрттән бер өлешен табарга мөмкин. Моннан тыш, анда үсемлекләрнең сирәк төрләре дә еш очрый. «Кызыл китап»ка кертелгән кайбер төр үсемлекләрнең популяциясе йөз мең данәгә җитә. Сукмак буенча бармаганда, тау битләве уртасыннан атлаганда «Кызыл китап»ка кергән үсемлеккә басмыйча өч метр да җир китеп булмый.

Геопарк төзелгәч, флора белән фауна төрлелеген саклау мөмкинлеге бирүче режим кертеләчәк. Мәсәлән, әле анда уннарча сукмак исәпләнә, ә нигездә икәү генә булырга тиеш.

Моннан тыш, геопарк «шашлык-аракы» яратучылар түгел, ә интеллектуаль туристлар килүен күздә тота. Шул исәптән чит илләрдән дә. Ягъни, табигатьне саклаудан тыш, ул фәнне популярлаштыруга да хезмәт итәчәк.

Марина Григорьева:

— Тарихи хәтерне, вакыйгаларны чагылдыру һәм рекон-струкцияләү юлы белән саклау — менә дигән алым. «Сарматлар алтыны» музее экспонатларының зурайтылган нөсхәләре өчен аерым рәхмәт — улым укып туялмый.

Без лазерлы шоуга кадәр калдык һәм үкенмәдек. Торатау шиханы төрле төсләрдәге софитлар яктылыгында искиткеч матур булып балкыды. Бу бик яхшы шоу һәм фестивальнең бөтен композициясенең югары ноктасы булды. Өстәвенә, Милли оркестр уены астында. Шунысы кызык, ул даимигә әйләнерме?

Рөстәм Салаватов:

— Искиткеч матур бәйрәм, халык күп җыелды, 50 меңләп булгандыр. Күпләр Торатауга беренче тапкыр килде, алар янәшәдә генә үзебезнең нинди күркәм объект булуын белде. Бу, чыннан да, якты тәэссоратлар калдырды. Без балалар белән мондый шоуда беренче тапкыр булдык. Яхшы оештырганнар.
Республика Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров:

— Минем өчен Торатау — балачагым һәм әниемнең туган төяге белән бәйле урын гына түгел, ул халык кемнедер яисә нәрсәнедер яклау өчен бердәм фронт булып берләшкән символ да һәм аңа мотлак колак салырга кирәк.
Читайте нас: