Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 июль 2019, 11:58

Пособиеләр күләме артты, микрозаймнар буенча ставкалар кимеде

Ел уртасы гадәттәгечә яңалыклар һәм үзгәрешләр алып килә.

1 июльдән торак-коммуналь хуҗалык тарифларын күтәрү планлаштырылган, хөкүмәт һәм нефть компанияләре арасында бензинга бәяләрне күтәрмәү турындагы килешү срогы гамәлдән чыкты. Әмма кайбер күңелле яңалыклар да бар.


Төзелеш

Төзүчеләр июль башыннан эскроу-исәп кулланып финанслау схемасына күчәргә тиеш. Хәзер төзелеш компанияләре өлешчеләр акчасын эшләр тәмамланганчы файдалана алмаячак. Финанслауның яңа системасына күчү янә алданган өлешчеләр барлыкка килүгә юл куймаячак. Шулай ук торакка бәяләрнең артуы көтелә.


Займнар һәм кредитлар

1 июльдән бер елга кадәр алынган займнар буенча процентлар һәм штрафлар бурычка караганда ике тапкырдан да күбрәк артырга тиеш түгел. Ягъни, мәсәлән, бурычка 10 мең сум алган кеше 30 мең сумнан да күбрәк түләргә тиеш түгел. 2020 елның 1 гыйнварыннан займнар буенча процентлар һәм башка түләүләр бурычтан бер ярым тапкырдан да күбрәккә арта алмый.

Шулай ук бу айдан микрофинанслау оешмаларында займ буенча иң зур ставка көнгә 1% тәшкил итәргә тиеш. Быел бу Үзәк банкның микрофинанслау оешмаларында икенчегә «гайкаларны боруы». Мәсәлән, агымдагы елның гыйнвар ахырыннан кулланучылар кредитлары һәм займнары буенча артыгын түләү кредит суммасыннан 2,5 тапкырга артырга тиеш түгел иде. Ә иң зур ставка көнгә 1,5% тәшкил итте.


Медицина хезмәткәрләренә дәүләт ярдәме

1 июльдән республика хөкүмәтенең табибларны дәртсендерү турындагы карары үз көченә керде. Яман шешне башлангыч стадиядә ачыклаган белгечләр кимендә 5 мең сум күләмендә премия алачак.


Транспорт системасы

Республикада бердәм транспорт картасын кертү буенча проект эшли башлады. Уфада, Стәрлетамакта һәм Салаватта җәмәгать транспорты маршрутларында һәм шәһәрара транспортта «Алга» картасын кулланырга мөмкин.


Пособиеләр

1 июльдән яшь ярымнан өч яшькә кадәрге балалары булган аз тәэмин ителгән гаиләләргә ай саен бирелә торган ярдәм күләме артты. Пособие күләме күп тапкырга – 50 сумнан 10 мең сумга кадәр күбәйде. Шулай ук инвалидлар өчен пособие ике тапкырга диярлек арттырылды, аның күләмен исәпләп чыгару өчен пенсия фонды бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.


Ипотека каникуллары

Ипотекага торак алганнар

өчен яхшы яңалык бар. 31 июльдән ипотека каникуллары турындагы закон үз көченә керә, ул торак кредитын түләүне ярты елга кичектерергә яисә түләү күләмен киметергә мөмкинлек бирәчәк. Моның белән матди яктан авыр хәлдә калган кешеләр файдалана ала, һәм бары бер тапкыр, бер кредит буенча гына кулланып була. Эшен югалтучылар һәм эш белән мәшгуль итү хезмәтендә теркәлүчеләр, I яисә II төркем инвалидлык алучылар мохтаҗ булып санала.
Читайте нас: