Чишмэ
-5 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 июль 2019, 11:48

Пластикны пыяладан аерым салыйк

Чишмәлеләр чүп-чарны аерым җыярга әзерме?

Соңгы елларда илдә чиновниклар да, гади гражданнар да чүп-чарны аерым җыю мәсьәләсен еш күтәрә.

Мәсәлән, февральдә каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару темасы буенча үткән селектор киңәшмәдә калдыкларны аерым җыю белән шөгыльләнгән гражданнарга тарифны үзгәртергә, яки тирә-як мохиткә зыян китерүчеләрнең түләүләрен гамәлдән чыгарырга тәкъдим ителде.

– Аерым җыелган тимер, катыргы, пыяла, пластик алучы төбәк операторы боларның барысын да исәпкә алырга һәм квитанцияләрдә түләү күләмен киметергә тиеш. Без бу эшне яңа башладык, системаны җайга салырга кирәк. Пыялага һәм ПЭТ-тарага ихтыяҗ зур, системаны җыю икътисади яктан табышлы, – диде республика башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Уфада күп фатирлы йортларның берсендә яшәүчеләр белән очрашуда.

Чишмә районында эшләр ничек тора соң? Әлегә районның бер торак пунктында да пыяла,

кәгазь, пластик һәм тимер җыю өчен аерым контейнер юк. Ә чишмәлеләр чүп-чарны сортларга аерырга әзерме? Район гәзите редакциясе «ВКонтакте» төркемендә сорашу үткәрде: җавап бирүчеләрнең 25 проценты «әйе», 50 проценты – «шартлар булдырылса, әйе», 17 проценты «чүп-чарны аерым җыюга әзер түгелбез», дип җавап бирделәр, калганнар моның ни рәвешле булачагын күз алдына китерми. Социаль төркемнәрнең берсендә шул темага бәхәсләшү башланды, берәүләр «Без түләгән акчага операторлар үзе чүп-чарны сортларга бүләргә тиеш», дип язса, икенчеләре аңа төрттереп, «Кыенсынып тормагыз, туры балконнан ыргыта аласыз, сез бит түлисез, килеп җыйсыннар әйдә», дип яздылар.

Ольга Шакирова-Иванова «ВКонтакте» төркемендә район гәзите биргән сорауга «Әгәр безгә Кузьминка авылында чүп-чар өчен аерым контейнерлар куйсалар – без әзер, әлегә чүпне капчыкка салып юл читенә өябез, аны айга бер килеп алып китәләр. Квитанцияләрне китерделәр, кайчан атна саен йөри башлаячаклар?» дип язган.

Франциядә, мәсәлән, чүп бакларының капкачы төрле төстә: ак капкач пыяла салырга дигәнне аңлата, сарысы – эшкәртеләчәк калдыклар, эшчеләр контейнер эчендә нәрсә булуын күрсен өчен бу контейнерга чүпне капчыктан бушатып салырга кирәк. Шулай булмаган очракта муниципаль хезмәтләр аны алып китмәячәк.

Стандарт булмаган әйберләр өчен махсус пунктлар бар, аларны үзаллы илтергә кирәк. Бездә аерым контейнерлар булмаса да, алар эченә салынган әйберләр кайвакыт коммуналь хезмәткәрләрне таң калдыра.

Контейнер куелган мәйданчыкларга үз участокларындагы чүп үләннәрен, пыялалы иске тәрәзә рамнарын һәм хәтта иске сантехника китереп ташлаучылар да бар. Ә контейнерлар каты көнкүреш калдыклар өчен генә тәгаенләнгән бит.

Берничә ел элек районда зыянлы көнкүреш калдыкларын: люминесцент лампалар, батарейкалар һәм градусникларны җыю һәм вакытлыча саклау өчен тәгаенләнгән махсус

эко-контейнерлар барлыкка килде. Люминесцент лампочкалар составында 70 миллиграммга кадәр тере көмеш булуын күпләр белмидер, шуңа күрә бу калдыклар агулы һәм беренче класс хәвефлелеккә кертелгән. Элек мондый калдыкларны Уфада торак пунктларга гына, аерым бер көнне һәм билгеле сәгатьтә генә илтеп тапшырырга мөмкин иде, хәзер исә бу уңайлаштырылды: янган лампочканы контейнерга илтеп салырга гына кирәк. Район үзәгендә шулай ук пластик шешәләр өчен контейнерлар бар, әмма пластикны барысы да анда илтеп салмый: берәүләр алып килгән бөтен чүп-чарын бер контейнерга бушата, башкалар калдыклар салынган капчыкларны паркларда яки урамда калдырып китәләр.

Чүп-чар эшкәртүче заводлар әлеге проблемаларны хәл итү варианты була ала.

2024 елга республикада чүп-чарны утильләштерү буенча өч завод төзү планлаштырыла. Аерым алганда, Дәүләкән районында елына 15 мең тонна икенчел чимал эшкәртү куәте булган комплекс төзеләчәк, Стәрлетамакта икенчел чималны тирәнтен эшкәртү буенча завод төзү планлаштырыла, шунда ук каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү буенча җитештерү-технология комплексы булачак. Моннан тыш, якындагы биш елда төбәктә чүп-чарны сортларга аеручы 16 комплекс барлыкка килергә тиеш.
Читайте нас: