Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 июль 2019, 11:26

Мәскәүдә эшлекле очрашу үтте

Республикада махсус икътисади зона булырга ихтимал

Мәскәүдә Рәсәй Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев һәм Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның эшлекле очрашуы үтте, анда, аерып әйткәндә, төбәктә махсус икътисади зона булдыру мөмкинлеге тикшерелде.

Радий Хәбиров әлеге проектны тормышка ашырырга ярдәм итүләрен сорады. Аның сүз-ләренә караганда, махсус икътисади зона Ишембайда төзеләчәк. Төбәк җитәкчесе әлеге территория Рәсәйнең сәнәгать һәм газ-химия үзәге булып тора, дип ассызыклады.

– «Газпром нефтехим Салават» нәкъ шунда урнашкан. Минемчә, бу зур өстенлеккә ия – хәзерге вакытта без «Газпром» белән табигый газны этиленга һәм пропиленга эшкәртү буенча комплекслы проект өстендә актив эшлибез, һәм әлеге мәлдә тәүге адымнар ясыйбыз, – дип хәбәр итте Радий Хәбиров.

Үзенчәлекле икътисади зона, ә киләчәктә индустриаль парк булдыру төбәк тормышына яңа сулыш өрәчәк, дип ассызыклады ул.

– Күп кенә машина төзү заводлары, аерып әйткәндә, Стәрлетамактагысы ярдәмгә мохтаҗ, кайдадыр без аларга аякка басарга булышабыз, кайдадыр бу эш килеп чыкмый, шуңа күрә Сезнең бу башлангычта ярдәм күрсәтүегезне сорыйм, – дип билгеләде Радий Хәбиров.

Дмитрий Медведев мондый карарлар кабул иткәндә яңа эш урыннары булдыруга, инвестицияләр агымына һәм социаль нәтиҗәгә: хезмәт хаклары артуга, яңа объектлар төзүгә юнәлеш алырга кирәклеге турында искә төшерде.

– Ирекле икътисади зона булдыру идеясе бу критерийларның барысына да җавап бирә икән, бу башлангычны хупламау өчен нигез күрмим. Шуңа күрә ахыргы тәкъдимнәр әзерләгез, – диде Дмитрий Медведев.

Радий Хәбиров соңгы ярты елда Башкортстан ирешкән уңышлар турында сөйләде. Аерып әйткәндә, сәнәгать җитештерүе индексы 103,5% тәшкил иткән. Тагын бер мөһим күрсәткеч – инвестицияләр җәлеп итү өлешендә өч елда тәүге тапкыр уңай нәтиҗә күзәтелә. Шулай ук төбәктә торак төзелеше өчтән бер өлешкә арткан.

– Төп бурыч – халыкның социаль иминлеге, һәм биредә дәүләт проектлары аеруча әһәмияткә ия. Барлык мөһим оештыру эшләрен башкардык. Бездә контрактация 45,5% дәрәҗәсендә, шуңа күрә бу яклап барлык мәсьәләләр хәл ителә, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Ул шулай ук әлеге вакытта төбәктә сәламәтлек саклау мәсьәләләре белән актив шөгыльләнәбез, соңгы елларда табиблар саны кимүне туктатуга ирештек, дип сөйләде. Соңгы ярты елда аларның саны 230га җиткән.

– Бу барыннан да элек «Сәламәтлек сагы» дәүләт проекты барышында гамәлгә ашырылган проектлар ярдәмендә мөмкин булды, – диде Радий Хәбиров.
Читайте нас: