Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 июль 2019, 11:52

Башкорт телен көчләп укытырга ярамый

28–29 июньдә V Бөтендөнья башкортлар корылтае – бөтен дөньядан килгән башкорт халкы вәкилләре съезды булды.

Италия, Португалия, Монако, Германиядән һәм тагын 22 илдән делегатлар килде.

Форумның төп максаты – халык тормышының төп өлкәләре буенча агымдагы хәлләрне бәяләү һәм төп үсеш юнәлешләрен билгеләү.

Чишмә районыннан өч кешедән торган делегация: район хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов һәм район корылтаенда сайланган делегатлар – Чишмә үзәк район дәваханәсенең баш табибы Камил Яппаров һәм Караякуп авыл биләмәсе башлыгы Рәфис Караголов барды.

Бөтендөнья башкортлар корылтае программасы бик эчтәлекле булды. Беренче көнне делегатларны теркәү һәм башкорт халкының милли батыры Салават Юлаев һәйкәленә чәчәкләр салу чарасы үтте. Җитәкчеләр киңәшмәсе һәм пленар өлеш үткәннән соң сигез секция эшләде. Ф. Уразмәтов, К. Яппаров һәм Р. Караголов «Мәгариф һәм кадрлар», «Демография һәм сәламәтлек», «Бизнес һәм кооперация» секцияләре эшендә катнаштылар.

– Съездда үзем өчен бик күп яңа мәгълүматлар алдым, төбәк җитәкчесе Радий Хәбировның башкорт телен мәҗбүри өйрәтергә ярамый, ул модалы һәм таләп ителгән булырга тиеш, дип әйтүе белән килешәм, – диде Камил Самат улы.

Ул шулай ук Радий Хәбировның туган телнең, аерым алганда, башкорт теленең юкка чыгуына юл куярга ярамаганлыгы, сөйләм телен үстерергә кирәклеге турында сөйләвен билгеләде. «Демография һәм сәламәтлек» секциясендә һәр җирдә халык саны, шул исәптән башкорт милләте кимүе хакында сүз барды. Кайчандыр Башкортстаннан киткән, әлеге вакытта Италиядә, Португалиядә һәм Германиядә яшәүче делегатлар чыгыш ясады.

– Биредә башкорт халкы вәкиле булган делегатлар утыра, тик кайсыгызның телефонында башкорт клавиатурасы бар? Әйдәгез, үзебездән башлыйк һәм бер-беребезгә хәбәрләрне башкорт телендә языйк, – дип тәкъдим итте Радий Хәбиров.

Республика башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы «Бизнес һәм кооперация» секциясендә чыгыш ясап, файдалы проектлар күп булса да, башкортлар эшкуарлык һәм хосусый малтабарлык үсешендә бик аз катнаша, дип ассызыклады.

Эш эзләп төньякка китүчеләр һәм картаеп пенсионер булгач кына туган якка кайтучылар турында да искә алдылар. Р. Хәбиров шулай ук республикадан читкә укырга китүче, еш кына шунда эшләргә һәм яшәргә калучы студентлар турындагы мәсьәләне дә күтәрде. Ул хөкүмәтнең яшьләр өчен шартлар булдыру, югары уку йортларында бюджет урыннар күләмен арттыру өстендә эшләвен, яшь белгечләр өчен актив рәвештә торак төзелә башлавын билгеләде. Башкорт авыллары проблемасы да читтә калмады. Туризм – төбәк үсешендәге мөһим пунктларның берсе, шуңа күрә Радий Фәрит улының аны икътисадның иң көчле юнәлешләренең берсе итәргә кирәк, диюе очраклы түгел.

Икенче көнне Ишембай районында Торатау итәгендә Республика фольклор бәйрәме «Торатау җыены» үтте. Съездның беренче һәм икенче көнендә дә билгеле башкорт җырчылары һәм төркемнәре катнашлыгында концертлар оештырылды.
Читайте нас: