Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 июль 2019, 12:06

Инспекторның нервлары корыч булырга тиеш

Һәр һөнәргә бәйле бер үзенчәлекле көн бар. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең ул – 3нче июль.

Алар нәкъ шул көнне ЮХИДИ хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмен билгели.

Бу көнне дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре гадәттәгечә эшкә килер, ир-атлар бер-берсенең кулын кысып уңышлы көн теләр һәм эш башлар. Юл-патруль хезмәте инспекторлары яңгырлы көндә дә, эссе кояш астында да юлларда тәртип саклый. Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча ЮХИДИнең теркәү-имтихан бүлеге инспекторы Игорь Пролипота 1999 елда эшен шул вазифадан башлаган.

– Башта Уфада эшләдем, 2000 елда Чишмәгә җинаять эзләү буенча инспектор булып күчтем. Без урланган автомобильләрне, юл һәлакәте булган урыннан качып киткән транспорт чараларын эзләү белән шөгыльләндек. Артларыннан куып барган чак та булгалады, – дип сөйли Игорь Александрович.

И. Пролипота сүзләренә караганда, ул һөнәрен очраклы сайламаган – әтисе Александр Николаевич та Дәүләт автоинспекциясендә инспектор булып хезмәт куйган.

– Әтинең фуражкасын киеп карый идем, формасы да бик ошый иде, дөрес, өйдә сирәк булды, нишлисең, эшебез шундый. Өч улым бар, зурысы хәрби һөнәр сайлады, әлеге вакытта Питерда прапорщик званиесендә хезмәт итә. Дөресен әйткәндә, балаларымның һөнәр сайлаганда минем юлдан баруын теләмәс идем, – диде ул.

Инспекторның иртәсе мотлак рәвештә йөгерүдән һәм зарядкадан башлана, аннары ул үз бүлегендә эш башлый. Әлеге вакытта аның вазифасына транспорт чараларын теркәү, шулай ук булачак шоферлардан имтихан алу керә. Игорь Александрович сүзләренә караганда, курсантларның күбесе, якынча 70 проценты хатын-кызлар. Гүзәл зат вәкилләре җиңел машина йөртергә генә укымый.

– Узган елда бер хатын, авырлы булуына карамастан, С (йөк машинасын йөртергә, ред. искәрмәсе) һәм Д (автобус) категорияләренә укыды. Бала табарга бер ай кала имтиханнарын уңышлы тапшырды, – диде инспектор.

И. Пролипота билгеләвенчә, ЮХИДИ инспекторы һөнәрендә кешенең психологиясен белү, нервларың корыч булу һәм үз һөнәреңне ярату мөһим.

Әлеге вакытта Чишмә районы буенча ЮХИДИ бүлегендә 15 кеше эшли, алар арасында яшьләр дә бар, тәҗрибәле инспекторлар аларга киңәшләре белән ярдәм итәргә әзер.

Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан ЮХИДИ начальнигы Рөстәм Шәмсетдинов хезмәттәшләренә тыныч эш көннәре, рух ныклыгы, юл-транспорт вакыйгаларының, юл кагыйдәсен бозган шоферларның һәм гамьсез җәяүлеләрнең азрак булуын теләде.

– Юл-транспорт вакыйгаларының саны теркәлеп бара, әмма юл-патруль хезмәте инспекторларының үз вакытында чара күрүе ярдәмендә күпме гомерләр коткарып калынуы беркайда да исәпкә алынмый.

Үз гомерләрен Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәтенә багышлаган һәм юлларда хәвефсезлек тәэмин итүгә өлеш керткән ветераннарыбызга аеруча рәхмәт белдерәм. Сезгә ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим, – диде Р. Шәмсетдинов.
Читайте нас: