Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 июль 2019, 14:30

Авыртуга түзәргә ярамый!

Инсульт һәм инфаркт кичергән авыруларга Уфада югары технологияле ярдәм күрсәтелә

– Башым әйләнә, кул да эшләми, Уфага җибәрәләр, җитди чир, тикшеренергә кирәк, диләр.

Ә минем барасым килми, вакытым да юк – бакчада эш күп, – дип зарлана Чишмә поселогында яшәүче бер хатын.

Чишмә үзәк район дәваханәсе баш табибының медицина буенча урынбасары Земфира Янгуразова сүзләренә караганда, инсульт кичерүчеләр саны өзлексез арта: 2018 елда «Баш миендә кан әйләнешенең кискен бозылуы» диагнозы белән Уфаның 21нче шәһәр дәваханәсенә 181 пациент җибәрелгән, 2019 елның биш аенда шундый 68 очрак булган. Инсультка күбрәк өлкән буын, 60 яшьтән узганнар дучар булса да, яшьләргә дә еш кына шул диагноз куела.

Чишмә районыннан Уфа шәһәрендәге дәвалау учреждениеләренә нигездә ике юнәлештәге чир: инсульт (баш миендә кан әйләнешенең кискен бозылуы) һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары – кискен коронар синдром ягъни инфаркт кичергән авырулар җибәрелә. Пациентлар башкалага югары дәрәҗәдә ашыгыч ярдәм күрсәтү мөһим булганда озатыла.

Шулай ук гомеренә куркыныч янаса, юл һәлакәте булган урыннардан пациентлар да башкаланың дәвалау учреждениеләренә җибәрелә.

Чакыру буенча килгән ашыгыч ярдәм фельдшеры авыруны башкалага җибәрергә кирәкме-юкмы икәнлеген билгели һәм диагноз куя. Диагноз кую кыенлык тудырса, пациент Чишмә үзәк район дәваханәсенә китерелә. Шалтырату кабул иткән диспетчерның төп бурычы – авыруның зары, чир турында сөйләве буенча аның хәлен ачыклау. Чишмә дәваханәсеннән Уфаның дәвалау учреждениеләренә онкология, кардиология һәм неврология юнәлешләре буенча да пациентлар җибәрелә. Әмма бу чирләр үзенчәлекле һәм авырулар планга ярашлы тәртиптә бара.

2016 елда авыруларны башкалага җибәрү оештырылгач, Чишмә районы «Инсульт» юнәлеше буенча Уфа шәһәренең 21нче клиник дәваханәсенә беркетелгән. Әмма төбәкнең йөрәк-кан тамырлары үзәкләренә (21нче дәваханә дә алар исәбенә керә) бик күп авырулар китерелгәнгә күрә, районнарны зоналарга бүләргә карар кабул ителә. Тиздән инсульт диагнозы куелган чишмәлеләр башкаланың 22нче клиник дәваханәсендә кабул ителәчәк.

Инсульт булганда иң мөһиме – дөрес эш итәр өчен аның төрен билгеләү. Ишемик инсульт булганда (артериядә тромб барлыкка килә) тромболизис терапия процедурасы канны сыекларга һәм артериядәге кан төерен «эретергә» булышлык итә. Шул рәвешле дәвалаганда чирнең билгеләре 20–30 минут эчендә юкка чыгарга ихтимал.

– Авыртуга түзәргә ярамаганлыгын, «ашыгыч ярдәм» чакыртырга кирәклеген кешеләргә ничек аңлатырга, вакытында чара күрелмәсә, чирне дәвалап булмаячак бит. Квалификацияле ярдәм никадәр иртәрәк күрсәтелсә, баш мие эшчәнлегенең яңадан тергезелүенә өмет тә шулкадәр күбрәк, – ди Земфира Альберт кызы.

Инсультның төп билгеләре: аң томалану, баш әйләнү, сөйләм бозылу, бит чалшаю, кул-аяклар ою. Авыруга елмаерга, кулын күтәрергә, берәр катлаулы сүз әйтергә кушсаң, ул моны эшли алмаячак. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, инсульт булганда вакыт чикле – нибары дүрт сәгать. Әгәр шул вакыт эчендә медицина ярдәме күрсәтелсә, терелүгә өмет күп тапкырга арта.21нче дәваханәдә эш җайга салынган, пациент китерелү белән аңа шунда ук томография ясала. Хәвеф артта калгач, тернәкләнү чоры башлана. Авырулар шунда ук, 21нче клиник дәваханәдә дәвалана. Әмма кайвакыт пациентлар Уфага барудан баш тарта. З. Янгуразова сүзләренә караганда, инсульт Чишмә үзәк район хастаханәсендә дәваланырга тиеш түгел, чөнки биредә тиешле җиһазлар юк. Ә Уфага барудан баш тартучылар үз сәламәтлеген, хәтта гомерен куркыныч астына куя.
Читайте нас: