Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 июнь 2019, 11:52

Җимерергә түгел, ә сакларга кирәк!

Чишмәдә күп фатирлы йортлар ремонтлана

Исегезгә төшерәбез, 15 мартта «Бердәм Рәсәй» партиясенең Төбәк советы тарафыннан «Шәһәр мохите» проекты составына «Башкортстан

Республикасы территориясендәге күп фатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау республика программасын» да кертү турында карар кабул ителде.

Үткән атнада Чишмә районында комиссия подъездларны ремонтлау сыйфатын тикшерде. Аның составына Чишмә районы хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Айдар Якупов, «Бердәм Рәсәй» депутатлар фракциясенең район Советы җитәкчесе Радик Әхмәдиев, «Бердәм Рәсәй» партиясенең урындагы Чишмә районы бүлекчәсенең башкарма секретаре Илүсә Габидуллина керде.

Алар Чишмә поселогының күп фатирлы йортлар подъездларында тәмамланган һәм агымдагы ремонт эшләрен тикшерделәр. Әйтергә кирәк, аларның торышы биредә яшәүче халыкта ризасызлык тудыра иде. Социаль челтәрләрдә әлеге темага бик күп кире язмалар булды, республика башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы һәм район башлыгы аккаунтларына мөрәҗәгатьләр җибәрелдә. Әмма әлеге кебек колачлы ремонт үткәрү өчен элек Чишмә районында җитәрлек күләмдә акча бүленмәде.

Беренче пункт шикәр заводы бистәсе булды, биредә Тынычлык урамындагы 3нче йортта ремонт тәмамланган. «Жилсервис» җәмгыяте директоры Эдуард Илалов подъездга кергәч башкарылган эшләрне күрсәтте: тәрәзәләр, ишекләр алыштырылган, барлык кабель-каналлар яшерелгән, бизәкләү эшләре үткәрелгән – түшәмнәр агартылган, стеналар, идәннәр, култыксалар буялган.

Шул ук урамдагы 6нчы йортта ремонт тәмамланмаган әле. Ә беренче подъездда эш кайный, багана булып тузан күтәрелгән. Биредә әзерлек эшләре бара: стеналарның, түшәмнәрнең буявы куптарыла.

Шулай ук Чишмә авылының Колхоз урамындагы 18нче йортта эшләнгән ремонтның сыйфаты да тикшерелде.

Комиссия бу йортта яшәүчеләрнең тирә-юньне ничек тә булса төзекләндерергә тырышмавын билгеләде – бөтен җирне чүп үләне баскан.

Почта тыкрыгындагы беренче йортта да ремонт тәмамланган. Бу йортта яшәүче Тамара Наконечная әлегә кадәр подъездда мондый ремонт ясалганы булмады, һәм хәзер зур шәһәрләргә генә түгел, ә Чишмә поселогы кебек торак пунктларга да игътибар бүленүе шатлыклы дип әйтте.

Типография урамындагы 23нче йортта урнашкан тулай торак подъездында багана булып тәмәке төтене эленеп тора иде.

– Күпләр, тыюга карамастан, подъездда тәмәке тарта – моны берничек тә туктатып булмый. Тулай торакта яшәүчеләргә барысы да, ремонт та алар өчен эшләнүен төшендереп булмый, – дип зарланды тулай торак коменданты Альбина Хәйретдинова.

– Бүген подъездларны тикшерү уңай тәэссоратлар калдырды. Мин подъездларның ремонт ясалганчы төшерелгән фотоларын күрдем, аерма зур, алар чынлап та үзгәргән. Зур эш башкарылуы күренә, сыйфатлы ремонт ясалган, һәркем мондый йорт белән мактана алмый. Биредә яшәүчеләргә шуның кадерен белеп, саклап яшәргә кирәк, – дип сүзенә йомгак ясады Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Айдар Якупов.

Безнең белешмә

2019 елда Чишмә районында күп фатирлы йортларның 42 подъездында ремонт планлаштырылган. Әлеге вакытта ремонт ясау ниятләнгән барлык подъездларда тәрәзәләр һәм өлешчә ишекләр алыштырылган. Бүгенге көнгә 12 подъездда бизәкләү һәм ремонт эшләре тәмамланган, алтысында дәвам итә.
Читайте нас: