Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 июнь 2019, 12:47

2020 елда безне санаячаклар

Рәсәй Федерациясенең Федераль дәүләт статистикасы хезмәте 2020 елда чираттагы тапкыр Бөтенрәсәй халык исәбен алачак.

Камилә Собханкулова, Дәүләт статистикасы хезмәтенең Чишмә районы буенча бүлегенең баш белгече

Әлеге вакытта Чишмә районында да аңа әзерлек башланды. Аерып әйткәндә, муниципаль район хакимияте башлыгының 2019 елның 23 маендагы 464нче карары белән Бөтенрәсәй халык исәбен алуга әзерлек һәм аны үткәрү буенча комиссия төзелде, аның составына федераль, урындагы башкарма власть органнары, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре керде.

Әлеге вакытта 2010 елгы Бөтенрәсәй халык исәбен алу мәгълүматлары һәм Федераль мәгълүмат адреслар системасы (ФИАС) нигезендә Чишмә муниципаль районның торак пунктларында йортлар исемлеген төзү һәм цифрлы карталар әзерләү төп әзерлек чарасы булып тора.

Бу эш Чишмә поселогында, шулай ук районның 103 торак пунктында урындагы үзидарә органнары, эксплуатация һәм башка оешмалар белән берлектә алып барыла.
Читайте нас: