Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 июнь 2019, 17:04

Кайгылы көн онытылмас

22 июнь ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, ул Рәсәйдә Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләнә.

Камил Моратов
Рәсәй халкы Бөек Ватан сугышы башланган көнне бер минут тын торып һәм чаң тавышы белән искә ала – бу көнне мәдәният учреждениеләрендә, шулай ук радио-телевидениедә күңел ачу чаралары һәм тапшырулары булмый. Хәтер һәм кайгы көнендә илдә төрле ватанпәрвәрлек акцияләре үтә – тәүге чаралар 22 июньдә, сугыш башланган көнне үткәрелә. 95нче янгын сүндерү частенда да иртәнге дүрттә бер минут тын тору игълан ителде һәм дәүләт флаглары төшерелде.

Чишмәлеләр, шул исәптән ветераннар, район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре сугышта һәлак булган солдатлар хөрмәтенә куелган мемориалга чәчәкләр салу өчен килделәр. Митингта Чишмә районы хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары Раил Әсәдуллин белән Айдар Якупов чыгыш ясадылар. Алар Бөек Ватан сугышының тәүге көннәре, илебез халкы кичергән авырлыклар, җиңүнең ни бәрабәренә яулануы турында сөйләделәр. Ватаныбыз илбасарлар алдында тез чүкмәсен өчен гомерен аямаган солдатлар, сугыш һәм хезмәт ветераннары турындагы истәлек халык хәтереннән җуелмас.
Читайте нас: