Өч көнлек форумда йөздән артык дәүләт вәкиле: хәвефсезлек советлары секретарьлары, министрлар, президентларның, премьер-министрларның дәүләт иминлеге буенча ярдәмчеләре, махсус хезмәтләр җитәкчеләре катнашты. Дәүләт, төбәк һәм глобаль иминлекне тәэмин итүгә бәйле, барлык халыкара берләшмәләрнең үзара тырышлыгы таләп ителгән көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде.
Дүшәмбе, 17 июньдә, Рәсәйнең Хәвефсезлек советы секретаре Николай Патрушев һәм Рәсәй Федерациясенең Тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкин Уфага эш сәфәре белән килделәр.
Форум Уфада «Торатау» Конгресс-холлында ачылды. Николай Патрушев Рәсәй Президенты Владимир Путинның мөрәҗәгатен укып ишеттерде. Анда, аерым алганда, Рәсәй Федерациясенең Иминлек советы химаясендә үтүче форум үзенең таләп ителгәнлеген һәм нәтиҗәлелеген тулы күләмдә дәлилләде, диелгән.
– Көн кадагындагы мәсьәләләр, һәрвакыттагыча, эчтәлеккә бай. Игътибар үзәгендә – уртага салып хәл итүне таләп иткән көнүзәк проблемалар, – дип ассызыклаган Владимир Путин.
Рәсәйнең Иминлек советы секретаре үз чыгышында, гомуми тырышлык белән дөньяны хәвефсезрәк итәргә омтылу мөһим, ә моның өчен бер-береңә юл куеп килешү кирәк, дип билгеләде.
– Халыкара очрашу, һәрвакыттагыча, абруй белән файдалана. Бүген ул Европа, Америка, Африка, Фарсы култыгы, Якын Көнчыгыш, Көньяк-Көнчыгыш һәм Төньяк-Көнчыгыш Азия һәм дөньяның башка төбәкләреннән 119 дәүләтне берләштерә. Башкортстан җирендәге конференциядә нәтиҗәле аралашудан тыш, шушы зур икътисади һәм экспорт куәтенә ия булган соклангыч төбәк белән танышудан онытылмас тәэссоратлар да алырбыз дип ышанам, – диде Николай Патрушев.
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы хокуклы вәкиле Игорь Комаров очрашуны оештыручыларга округ территориясендә икенче тапкыр шундый зур күләмле һәм әһәмиятле форум үткәрүләре өчен рәхмәт белдерде. Биш ел элек Канадада да шундый чара үткәрелде.
БР Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үзенең чыгышында республика елдан-ел халыкара хезмәттәшлекне арттыра, әлеге вакытта тышкы сәүдә буенча партнерлар исемлегендә 100дән артык ил бар, дип ассызыклады.
– Башкортстан һәрвакыт милләтләрнең үзара тату һәм бердәм яшәве белән аерылып торды, халыклар дуслыгы үрнәге, аларның мәдәниятенә һәм туган теленә карата сакчыл мөнәсәбәттә булды, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Безнең форум глобаль, дәүләт һәм төбәк дәрәҗәләрдәге иминлеккә янаган хәвефкә каршы тору буенча халыкара хезмәттәшлекне ныгытуда өстәмә импульс бирәчәк.
Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) Генераль секретаре урынбасары, Контртеррорчылык идарәлеге башлыгы Владимир Воронков форумда катнашучыларга БМО Генераль секретаре Антониу Гутерришның мөрәҗәгатен укып ишеттерде. Үзенең мөрәҗәгатендә ул форум көн кадагына куелган мәсьәләләргә генә түгел, ә гаять зур климатик кризиска да игътибарны юнәлтте. Аның сүзләренә караганда, климат үзгәрү яшәешебезне куркыныч астына куя, шулай ук иминлек һәм үсеш мәсьәләләренә дә кагыла.
– Әлеге проблеманы хәл итү өчен сәяси ихтыяр көче булу мөһим. Бер минутны да әрәм итмәскә кирәк. Быел сентябрьдә климат үзгәрү җәһәтеннән бурычлар билгеләү, хезмәттәшлек элемтәләре, һәм тулы хәзерлек булдыру максатында Саммит җыям. БМО илләре лидерларының анда конкрет планнар тәкъдим итүен сорадым, – дип мөрәҗәгать иткән Антониу Гутерриш.