Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 июнь 2019, 11:56

Көнүзәк сорауларга – нигезле җаваплар

Чишмә районы Хакимиятендә Башкортстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Светлана Бурдюк коммуналь ресурсларга бәяләр һәм тарифлар куллану мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте.

Очрашу рәсми булмаган, эшлекле шартта үтте. Сорау бирергә теләүчеләр арасында гади халык, шулай ук хезмәтләр күрсәтүче оешмалар һәм идарә итүче компанияләр вәкилләре бар иде.

Чишмә поселогында яшәүче И. Мансуров «Җылылык өчен кайчан яңа нормативлар буенча түләү көтелә?» дип кызыксынды.

– Республиканың күп муниципаль районнарында җылылык өчен ел дәвамында бер үк төрле түләү тәртибе кала килә. Җылылык өчен түләүнең яңа системасына күчү җылыту мизгелендә – сигез ай дәвамында гына түләүне күз уңында тота. Моңа бар җирдә дә күчү срогы 2020 елның 1 гыйнварында билгеләнгән, – дип җавап бирде Светлана Николаевна. – Хикмәт шунда, 1999 елга кадәр төзелгән күп фатирлы кайбер йортларда яшәүчеләргә җылылык өчен норматив кискен артачак. Бу 1–4 катлы йортларга кагыла. Биредә бер генә юл бар – шул вакытка кадәр исәпләү приборы куярга кирәк булачак.

Дәүләт комитеты рәисе «Ни өчен күп фатирлы йортларда яшәүче газ кулланучылар газны транспортлау буенча тарифка махсус өстәмә түләргә тиеш?» дигән киләсе сорауга җавап биреп, моның өчен бары тик юридик затлар гына түли, дип билгеләде.

Район үзәгендә яшәүче Р. Әхмәтшин электр энергиясен тәэмин итүчеләр белән үзара исәп-хисап ясау проблемасы буенча мөрәҗәгать итте. С. Бурдюк бу мәсьәләне ачыкларга вәгъдә итте.

Оешмалар вәкилләрен торакны тәртиптә тоту, җылы су белән тәэмин итү, су бүлүгә тарифлар борчыды. Шулай ук җир милеге буенча сораулар кузгатылды.

Сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да нигезле җаваплар бирелде.
Читайте нас: