Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 июнь 2019, 13:00

Вируссыз бәрәңге

«Россельхозцентр»ның Башкортстан буенча белгечләре вируссыз бәрәңге үстерә башлаган.

10 теплицага төрле сорттагы биш меңнән артык бәрәңге үсентесе утыртканнар, ә узган ел утыртылган кечкенә бүлбеләрне ачык грунтка күчергәннәр. Белгечләр көзен 30 тонна вируссыз бәрәңге алырга өметләнә. Булачак бәрәңге уңышын тәүдә лабораториядә пробиркаларда, арытаба һәр үсентене инфекция таратучы бөҗәкләрдән саклап, башка үсемлекләрдән аерып теплицаларда үстерәләр.

«Хәзер бәрәңге орлыклары – бактериаль вируслы, гөмбәчекле. Ә вируссыз бәрәңге ким дигәндә биш ел дәвамында менә дигән уңыш бирәчәк. Мәсәлән, сортына һәм шартларга карап бер төптән 12–15 бәрәңге алырга мөмкин. Әлеге вакытта мондый орлык белән шәхси хуҗалыклар да, бакчачылар да кызыксына», – ди бу җәһәттән «Россельхозцентр»ның Башкортстан буенча филиалының сынау лабораториясе мөдире Динара Гарифуллина.
Читайте нас: