Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 июнь 2019, 12:24

Төрле илләр галимнәре Мостай Кәрим иҗаты турында фикер алышты

Уфада «Урал-Алтай: Гасырлар аша киләчәккә» VIII Бөтенрәсәй тюркология конференциясе булды, ул Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланды.

Аны Рәсәй Фәннәр академиясенең Уфа федераль фәнни-тикшеренү үзәге оештырды.

Бу вакыйгада катнашу өчен республика башкаласына Рәсәйнең 100дән артык танылган галиме, шулай ук Азәрбайҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Украина, Төрекмәнстан һәм Төркиядән күренекле башкорт шагыйре һәм язучысы иҗатын өйрәнүчеләр килде.

Казахстан Республикасының Рәсәй Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Вәкиле Имангали Тасмагамбетов, Рәсәйнең мәдәният министры Владимир Мединский, Рәсәй Федерациясе Президенты Киңәшчесе Владимир Толстой, Рәсәй Федерациясе Президентының халыкара мәдәни хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле Михаил Швыдкой, язучы, А. М. Горький исемендәге Әдәбият институты ректоры Алексей Варламов форумда катнашучыларны тәбрикләп хат җибәрделәр, дип хәбәр итә республика мәгълүмат агентлыгы.

Аерып әйткәндә, Владимир Мединский Мостафа Сафа улының Рәсәйнең күп милләтле әдәбияты үсешенә, тыныч һәм үзара килешеп яшәү традицияләрен ныгытуга әһәмиятле өлеш кертүен билгеләде.

«Мостай Кәримнең үлемсез әсәрләре тормышчанлык белән сугарылган, алар укучыларга гомумкешелек кыйммәтләре турында бәян итә, төрле яшьтәге кешеләрне борчыган сорауларга җавап бирә. Аның иҗади мирасы бүген дә көнүзәк, яшь язучылар һәм шагыйрьләр өчен илһам чыганагы булып тора», – дип ассызыклады Владимир Мединский.

Бөтенрәсәй конференциясе барышында Мостай Кәрим иҗатына багышланган фәнни симпозиум үтте. Галимнәр тематик секцияләрдә катнаштылар, анда Урал-алтай халыкларының тарихы һәм мәдәнияте турында сүз барды. Урал-Алтайның гуманитар фәннәр буенча галимнәре эшен берләштерү һәм үзара килештерү буенча резолюция ике көнлек форумга йомгак ясады.

Конференция программасында республика башкаласы картасында Мостай Кәрим исеме белән бәйле истәлекле урыннарга бару да планлаштырылган иде. Аерып әйткәндә, галим-тюркологлар Мостафа Сафа улының кызы белән бергә халык шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

– Мостай Кәрим иҗатының галимнәр өчен кызыклы булуы шатлыклы, алар үзләре өчен яңалык табалар һәм аның әсәрләрен яңа караштан тикшерәләр, – дип билгеләде Әлфия Кәримова.

Республика Хөкүмәтендә Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган төп чаралар расланды. Аларның күбесе быел көз булачак.

Сентябрьдә «Башкортостан» дәүләт концертлар залында Александр Галибинның «Безнең өйнең яме» повесте буенча төшерелгән «Сеңелкәш» нәфис фильмының премьерасы булачак. Октябрьдә Айнур Әскаровның «Өч таган» нәфис фильмының исем туе үтәчәк. Сентябрьдә Түбән Новгородта «Мостай Кәрим» круиз лайнеры сәяхәткә чыгачак.

Бөтенрәсәй театр фестивале барышында Уфада, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Ырынбурда һәм Казанда Мостай Кәрим әсәрләре буенча спектакльләр күрсәтеләчәк. «Рус түгелмен, ләкин россиянмын!» Халыкара милли шигърият фестивале шагыйрьләрне, Мостай Кәримнең иҗади мирасын өйрәнү буенча халыкара китапханәләр проектлары бәйгесе төрле илләр һәм төбәкләр китапханәчеләрен берләштерәчәк.

Мостай Кәримгә багышланган тантаналы кичә 12 октябрьдә Мәскәүдә, 19 октябрьдә «Торатау» Конгресс-холлда булачак. Бәйрәм кунаклары Мостай Кәримнең туган ягы – Чишмә районының Келәш авылына барачак. Әлеге вакытта биредә авыл Мәдәният йорты ремонтлана, шулай ук торак пунктны төзекләндерү буенча эшләр планлаштырылган.
Читайте нас: