Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 июнь 2019, 12:40

Төп мәсьәләләр буенча сөйләшү

Күптән түгел үзенчәлекле балаларның әти-әниләре катнашлыгында җыелыш үтте

28 майда Чишмә поселогының сәнгать мәктәбендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләгән ата-аналар өчен җыелыш үтте.

Районда шундый 181 гаилә бар, җыелышта аларның күбесе катнашты.

– Бүгенге җыелыш диалог формасында үтсен иде. Ике як та бер-берсен ишетергә, хөрмәт итәргә тиеш. Чөнки кычкыру, гаепләүләр белән бернәрсәгә дә ирешеп булмый. Әлбәттә, проблемалар һәм сораулар бик күп, һәм бүгенге көннән соң шуларның бер өлеше булса да хәл ителер, дип ышанам, – диде Чишмә районының инвалид балалар ата-аналары ассоциациясе рәисе Елена Бикбулатова.

Җыелышта район хакимиятенең муниципаль һәм федераль структуралары – район хакимияте, Чишмә поссоветы, социаль иминият фонды, мәгариф идарәлеге, пенсия фонды, үзәк район дәваханәсе, эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре, шулай ук авыл биләмәләре башлыклары катнашты.

Җыелышның максаты – ата-аналарга инвалид балалары булган гаиләләрнең мөмкинлекләре һәм хокуклары турында мәгълүмат җиткерү, дип билгеләде Чишмә муниципаль район хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов. Район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Фәһим Хөсәенов инвалид баласы булган ата-аналарга җир участоклары бүлү турында сөйләде. Хакимият белгече Алсу Пугасей үзенчәлекле балалар тәрбияләгән гаиләләргә ташламалар каралган торак программалары исемлеге белән таныштырды. Баш табиб урынбасары Лилия Шәфигуллина сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны ташламалы дарулар белән тәэмин итү һәм шифаханә-курортта дәвалау мәсьәләсе буенча чыгыш ясады.

Район мәгариф идарәлеге начальнигы Сөләйман Ваһапов инвалид балаларны укыту, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны ашатуны оештыру турында сөйләде. «Гаилә» ресурс үзәге «Ана һәм бала» кризис үзәге вәкилләре Светлана Криворучко белән Ирина Иванюк үз оешмалары эше, авыр хәлдә калган гаиләләрнең аларга мөрәҗәгать итүе, нинди хезмәтләр күрсәтелүе турында сөйләделәр.

Чыгыш ясаучыларга бик күп сораулар бирелде, алар һәркайсына тулы җавап кайтарырга тырыштылар.

Ата-аналар җыелышы ике як өчен дә файдалы үткәндер дип ышанасы килә: власть вәкилләре үзенчәлекле балаларның ата-аналарын борчыган проблемалар һәм мәсьәләләр турында яхшырак белде, ә алар, үз чиратларында, хәзер гаиләгә дәүләт тарафыннан нинди ташламалар бирелүен төгәл күзаллый алды.
Читайте нас: