Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 июнь 2019, 12:25

Башкортстанда бәйрәмнәр аек булачак

Яңа закон республика шәһәрләре һәм районнарында халык күпләп җыелган чараларда, шул исәптән сабантуйларда, алкоголь сатуны тыя

Ул инде барлык тиешле килешүләрне һәм тикшерүләрне үткән, шуңа күрә депутатлар аны берьюлы өч укуда кабул итте.

Спиртлы эчемлекләрне, шулай ук Яшьләр көнендә (27 июнь), Белем көнендә (1 сентябрь, ә 1 сентябрь якшәмбегә туры килсә, 2 сентябрьдә) сатуны тыйдылар.

Берничә ел элек Дәүләт думасы төбәкләргә урындагы бәйрәмнәрдә гражданнар теләге буенча алкоголь продукциясен сату буенча үз кагыйдәләрен кертергә рөхсәт итте. Әлегә «Соңгы кыңгырау»да гына тыю кертелгән иде. Соңгы өч ел тәҗрибәсе күрсәтүенчә, мәктәпләрдә соңгы кыңгырау көннәрендә алкоголь сатуны тыюны халык, ата-аналар һәм укучылар уңай бәяли.

– Күпчелек кешеләр халкыбызның күркәм бәйрәме булган Сабантуйның тыныч шартларда үтүен, спорт ярышлары һәм бай мәдәни программа белән үрелеп баруын тели. Урындагы башлыкларга һәм җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәм: кунаклар сыйлый торган тирмәләрдә дә спиртлы эчемлекләр булмаска тиеш. Бу чикләү барысына да: халыкка да, чиновникларга да, предприятие җитәкчеләренә дә кагыла. Югыйсә, без гражданнарның сәламәтлегенә һәм иминлегенә юнәлтелгән идеяне юкка чыгарачакбыз, – диде республика Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров.

Сату тыелган көннәрдә район кибетләре буенча рейдлар үткәреләчәк – контролерлар эшкуарларның закон таләбен ничек үтәвен тикшерәчәк. Аны бозучыларга зур күләмдә штраф яный: вазифалы кешеләр өчен – 20–40 мең, предприятиеләр өчен 100–300 мең сум. Быел, мәсәлән, тыю таләпләрен үтәмәгән 170 малтабар тотылды. Тикшерү күрсәтүенчә, алар барлыгы 900ләп шешә спиртлы эчемлек саткан.

Моны ничек ачыклаганнар? Гап-гади – безнең илдә бөтен алкоголь исәпкә алынган, һәр шешәнең уникаль һәм кабатланмас номеры бар, ул «Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы»на кертелгән. Ягъни – ЕГАИСка.

Анда барысы да – бизнесменнарның нәрсәне, кайда, кайчан һәм ничә сумга сатканы да күренә.


Ничек шикаять бирергә?

Гражданнарның сәүдәгә кагылышлы проблемаларын хәл итү максатында, республикада «Хәвефсез мохит» сайты эшләнде. Аның адресы safety.openrepublic.ru.

Анда алкоголь белән законсыз сәүдә итүчеләр турында мөрәҗәгатьләр кабул ителә. Моның өчен сайтка керүче мөрәҗәгатьнең формасын тутырырга, төбәк картасында спиртлы эчемлек сатылган тәгаен урынны күрсәтергә тиеш. Моннан соң мөрәҗәгать тикшереләчәк һәм сезгә рәсми җавап киләчәк. Шулай ук сайтта тиеш булмаган урында сату итүгә, янгын хәвефсезлеген бозуга, коммуналь аварияләргә һәм башка законсызлыкларга зарланып, шикаятьләр калдырырга мөмкин.

– Яңа сервис тикшерүләрнең нәтиҗәлелеген күтәрү мөмкинлеге бирәчәк. Ул «Хәвефсез мохит» сайтында юкка гына урнаштырылмаган. Сәүдәнең законлы нигездә оештырылуы тормыш сыйфатына уңай йогынты ясый, – ди республиканың Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисе Гүзәл Асылова.

Ведомство башлыгы белдерүенчә, алкоголь базарында хәл тотрыклы. Гыйнвардан мартка кадәр республикада алкоголь белән агулануның 36 очрагы теркәлгән.

Бу Рәсәй Федерациясендәге уртача күрсәткечтән биш тапкыр азрак.


АБРУЙЛЫ ФИКЕР

  • Римма Үтәшева, Башкортстан Республикасының атказанган табибы, Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты:
– Алкоголь зыянлы, ә кызу вакытта аеруча куркыныч, чөнки канны куерта. Ә бу, үз чиратында, инфарктлар һәм инсультларга китерә, ашказаны-эчәк тракты авыруларын, мәсәлән, панкреатитны көчәйтә. Иң куркынычы, алкоголь агрессия тудыра, бу исә коточкыч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Әлбәттә, эссе көннәрдә эчәргә кирәк! Су, кымыз, морс, традицион куас, мәсәлән! Балалар аек бәйрәмнәргә күнегеп үсәргә тиеш.

Марат Абдуллин, «Аек Башкортстан» төбәк хәрәкәте рәистәше:

– Безгә гражданнарның үз йортларында сыра яисә шәраб-аракы сата торган кибет ачуларын үтенеп властьларга мөрәҗәгать иткән бер генә факт та билгеле түгел, ә менә аларны ябу турында таләпләр һәрвакыт күп.

  • Дамир Мостафин: Әлшәй районы хакимияте башлыгы:
– Минем карашка, халык бәйрәмнәре һич кенә дә исерек табыннарга кайтып калырга тиеш түгел. Мин 16 ел район башлыгы вазифасын башкарам һәм 16нчы тапкыр район сабантуе үткәрәм. Шушы вакыт эчендә эчтәлекле вакыйгалар, әлбәттә, бик күп булды, әмма күңелсез хәлләр дә булгалады, шул исәптән алкоголь куллану нәтиҗәсендә дә. Мәсәлән, бер елны исерек водитель машинасы белән юл читенә капланып һәлак булды. Әлбәттә, мондый фаҗига айнык кеше белән дә булырга мөмкин, ләкин Ходай сакланганны саклармын, дигән бит.


  • Айнур Биргалин, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе:
– Бу бик яхшы башлангыч, мондый закон күптән кирәк иде. Ни аяныч, еш кына республикада изге нияттә үткәрелгән күп кенә халык бәйрәмнәре ниндидер алкоголь эчү фестиваленә әйләнә. Күпләр мондый бәйрәмнәргә гаиләләре, балалары, оныклары белән килә, бәйрәмдә алар шатланырга, бер-берсе белән аралашырга, уеннарда һәм ярышларда катнашырга тиеш кебек, ә алар исерек кешеләрне күрә. Минемчә, спиртлы эчемлекләр куллануны мондый бәйрәмнәрдә генә түгел, гомумән, урамда тыярга кирәк. Шуңа да мин депутатларның бу карарын хуплыйм.


  • Рәсәй Православие чиркәве Уфа епархиясенең наркоманиягә һәм алкоголизмга каршы тору бүлеге җитәкчесе, протоиерей Роман Тарасов:
– Чиркәү Сабантуй, Яшьләр көне, Белем көне кебек бәйрәмнәрдә алкоголь сатуны чикләү башлангычын тулысынча хуплый. Нәкъ шундый бәйрәмнәрдә күп кенә яшьләр тәү тапкыр алкоголь татып карый. Без һәрвакыт үзебезнең мәхәллә кешеләрен аек, сәламәт тормыш алып барырга өндибез, чөнки христиан динен тотучы өчен догаларда һәм чиркәү йолаларында Аллаһ белән аралашу тормышта иң мөһиме булып тора.
Читайте нас: