Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 июнь 2019, 12:22

Сентябрьдә үтәчәк сайлауга кандидатлар билгеләнде

Үткән якшәмбе сәнгать мәктәбе бинасында Чишмә районы Чишмә поссоветы шәһәр биләмәсе Советы һәм 12нче Тимер юл округыннан депутатлыкка кандидатлар тәкъдим итү өчен «Бердәм Рәсәй» партиясеннән кандидатлар сайлау буенча праймериз – алдан тавыш бирү үтте.

«Бердәм Рәсәй» партиясенең урындагы башкарма комитеты җитәкчесе Илүсә Габидуллина сүзләренә караганда, Чишмә поссоветы шәһәр биләмәсендә 1ә мандат, һәр мандатка ике кандидат дәгъва итә. Сайлау рейтинг буенча барды, ягъни һәр сайлаучы бер һәм күбрәк кандидат өчен тавыш бирә алды. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча йомгак ясалганнан соң иң күп тавыш җыйган 1ә кандидат калачак. Алар арытаба булачак төп сайлауга үтә.

– Мин Альберт Байбурин өчен тавыш бирдем. Ул киләчәккә өмет белән караучы яшь кеше. Билгеле булуынча, киләчәк яшьләр кулында. Алар халыкка хезмәт итәр, дип ышанам, – диде сайлауга килгән Таһир Гыйләҗетдинов.

Бу көнне сайлауда өч меңнән артык кеше, ягъни сайлаучыларның гомуми саныннан 18,7% катнашты.

29 майда алдан тавыш бирүне оештыру буенча комитет утырышында праймеризга йомгак ясалды.
Читайте нас: