Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 Май 2019, 11:47

Җирнең уңдырышлылыгы тикшерелә

«Рәсәй авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Башкортстан буенча референт үзәге» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе Сынау үзәгенең химик-токсикология лабораториясе белгечләре республика территориясендә сайлап алынган туфрак үрнәкләрен тикшерә.

Айрат Байбурин, Башкортстан референт үзәгенең территориаль бүлеге начальнигы
Туфракта хәрәкәтчән фосфор, табигый матдәләрнең кислоталылыгы һәм массакүләм өлеше кебек агрохимик күрсәткечләрнең шактый кимүе күзәтелә. Бу чәчелгән участокларда җирне сәламәтләндерү кебек комплекслы чаралар кулланмыйча, шул исәптән табигый һәм минераль ашламалар кертмичә авыл хуҗалыгы культуралары уңышы көтелгәннән шактый түбән булачак дигән сүз.

Хуҗалык җитәкчеләре алынган сөземтәләр нигезендә уңдырышлылыкны, димәк, табышны арттырырга мөмкинлек бирүче карарлар кабул итә алачак. Шуны әйтергә кирәк, 2018 елда Сынау үзәге туфрак үрнәкләренең агрохимик күрсәткечләре буенча 700дән артык тикшерү үткәргән.
Читайте нас: