Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 Май 2019, 14:27

«Авылым минем» һәм кызыклы башлангычлар

Республика поселоклары һәм авылларында яшәүчеләр Пермь краеның Урындагы берләшмәләр фонды альянсы оештырган «Авылым минем» II төбәкара бәйгедә катнашырга чакырыла.

Ярыш җәмәгать башлангычларын хуплау, җәмәгатьчелек һәм урындагы үзидарә органнарының хезмәттәшлеген ныгыту, авыл территорияләрендә тупланган уңай тәҗрибәне арытаба арттыру һәм уртаклашу максатында үткәрелә.

Анда катнашу өчен Рәсәйнең Түбән Новгород, Киров, Ырынбур, Самара, Ульяновск, Иркутск өлкәләре, Башкортстан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Красноярск һәм Пермь крае кергән ун төбәгеннән авыл торак пунктлары чакырыла. Бәйге Президент грантлары фонды ярдәмендә «Рәсәй Федерациясенең зур булмаган шәһәрләрендә һәм авыл территорияләрендә гражданлык активлыгы үсешенең уңай тәҗрибәләрен ачыклау, гомумиләштерү һәм нәтиҗәле эшләрне арттыру үзәкләре буларак урыннардагы берләшмәләр фонды» проекты барышында оештырылган.

Гаризалар җәмәгатьчелек төркемнәреннән, коммерция булмаган оешмалардан, урыннардагы берләшмәләр фондларыннан, урындагы үзидарәнең территориаль органнарыннан кабул ителә.

Катнашырга теләүчеләр үзләрен алты номинациядә: «Авылыбыз – мирасыбыз безнең» (территориянең тарихи мирасын күрсәтү буенча җәмәгать башлангычлары); «Уңышка ирешүче территория» (халыкның эшкә урнашу һәм мәшгульлек дәрәҗәсе югары); «Иң инициативалы территория» (халыкның һәм коммерция булмаган оешмалар вәкилләренең җәмәгатьчелек проектларын әзерләү буенча бәйгеләрдә һәм программаларда актив катнашуы); «Иң иҗади территория» (авыл үсеше өчен уңай социаль һәм иҗади шартлар булдыру); «Спорт сөюче территория» (авыл халкын спорт ярдәмендә берләштерү); «Объективта – авылыбызның эшлекле кешеләре» (авылдагы актив кешеләрнең, проект командасы әгъзаларының авылдашлары даирәсендә төшкән фотолары) номинацияләрендә сынап карый ала.

Экспертлар иң күп балл биргән бер яки өч территория җиңүче итеп билгеләнәчәк. Алар авыл территориясендә гамәлдә булган җәмәгать оешмалары эшчәнлеген техник яктан камилләштерү өчен ярдәм; үзләренең территорияләре турында видеофильмнар төшерү өчен финанс ярдәм алачак; проектта катнашкан берничә җәмәгатьчелек вәкиле тәҗрибә уртаклашу өчен башка төбәкләргә һәм территорияләргә барачак.

Бәйгедә катнашуга гаризалар 31 майга кадәр «На конкурс «Деревенька моя» билгесе белән электрон почта аша кабул ителә: [email protected].

30 июньдә бәйгегә йомгак ясалачак. «Авылым минем» бәйгесе турындагы кагыйдәнамә һәм гариза формасы белән «Пермь краеның урындагы берләшмәләр фонды альянсы» сайтында танышырга мөмкин.
Читайте нас: