Чишмэ
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 Май 2019, 17:01

Аналог телесигнал көз сүндереләчәк

Көз Башкортстан федераль телеканалларны тулысынча цифрлы форматта тапшыра башлаячак.

Камил Моратов
Рәсәйнең Цифрлы үсеш, элемтә һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары министрлыгы планына ярашлы, 14 октябрьдә республикада Мәскәүнең 20 каналының аналог сигналы туктатылачак.

Цифрлы сигналлар тапшыру җайланмаларының күбесе Рәсәйнең Европа өлешендәге Башкортстанда урнашкан, алар ярдәмендә әледән үк бушлай 20 канал карарга мөмкин. Әмма республиканың якынча 5% территориясенә цифрлы сигналлар барып җитә алмый. Мондый торак пунктларда спутник җайланма кую тәкъдим ителә. Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Р. Хәбиров боерыгы буенча федераль социаль түләү алган пенсионерларга һәм бала пособиесе алучы аз тәэмин ителгән гаиләләргә республика властьлары ярдәм итә. Башкортстан – Рәсәйдә әлеге категория гражданнарга дәүләт исәбенә юлдаш җайланма бушлай урнаштырылган бердәнбер төбәк. БР Матбугат агентлыгы мәгълүматлары буенча, 4,5 мең кеше юлдаш тәлинкәләре алган инде. Дәүләт ярдәме алучылар санлы телевидение җайланмасын сатып алу өчен мең сумга кадәр компенсация алырга мөмкин.

Цифрлы телевидение сигналы кабул ителмәгән торак пунктлар турында мәгълүматны Рәсәйнең теле- һәм радиотапшырулар челтәренең 8-800-220-20-02 «кайнар элемтә» телефоны буенча яисә смотрицифру.рф сайтында белергә мөмкин.
Читайте нас: