Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 Май 2019, 14:55

Парклар – учак яга торган урын түгел

Һәркем белә, ут белән «шаяруның» ахыры начар тәмамланырга мөмкин.

Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары «Башкортстан Республикасының административ хокук бозулар турындагы кодексына үзгәрешләр кертү турындагы» закон проектын тикшергәннән соң чүп-чар, яфрак яндырган, шулай ук паркларда һәм скверларда учак яккан өчен җавапка тарттыру билгеләргә ихтимал.

– Йортлар янында һәм кешеләр ял иткән урыннарда чүп-чар һәм яфраклар яндыру гражданнарга уңайсызлык тудыра. Төтен исе сәламәтлеккә дә зарарлы, – дип билгеләде Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай Рәисе Константин Толкачев.

Аның сүзләренә караганда, бу янгын куркынычы да тудыра. Депутатларга әлеге гамәлләрне закон ярдәмендә чикләү үтенече белән бик күп мөрәҗәгатьләр килә.

Константин Толкачев закон проектының бары тик җәмәгать урыннарына гына кагылышлы булуын билгеләде. Чүп-чарны, мәсәлән, күп фатирлы йорт алларында, урамнарда, паркларда яндырырга ярамаячак. Бу яңалык шәхси участоклары булганнарга кагылмый, диде ул.

Константин Борисович шулай ук паркларда чүп яндырган һәм учак яккан өчен беркетмә төзү хокукын административ комиссияләр әгъзалары һәм урындагы үзидарәнең вазифаи затлары карамагына тапшыру планлаштырылуын ачыклады. Административ хокук бозулар турында эшләрне тикшерү вәкаләтләре административ комиссияләргә йөкләтеләчәк.

Штраф күләменә килгәндә исә, гражданнар өчен ул биш йөздән ике меңгә, вазифаи затларга – биш меңнән ун меңгә, юридик затларга илле меңнән йөз мең сумга кадәр салына.

Бакча участокларында чүп-чар яндырганда бик сак булырга һәм федераль норматив хокукый актта күздә тотылган таләпләрне, шулай ук янгынга каршы режим кертелгән вакытта гамәлдә булган чикләүләрне үтәү мөһим. Югыйсә бәла-казага да ерак түгел.

Күптән түгел яңалыкларда күл буена ит кыздырып ял итәргә килгән Италия студентлары турында мәгълүмат ишетелде. Тик күңелле ял итү нияте барып чыкмаган, урман янып киткән һәм аны берничә көннән соң гына сүндерә алганнар. Нәтиҗәдә яшьләргә бик күп күләмдә – һәркайсына 13,5әр миллион евро штраф түләргә туры киләчәк. Әлеге гаять зур сумма зыян күләменнән чыгып исәпләнгән. Студентлар суд карарына дәгъва белдерергә планлаштыра, чөнки бу акчаны гомер буе эшләсәләр дә түләп бетерә алмаячаклар. Бу хәл тагын бер кабат ут белән сак эш итәргә кирәклеген раслый.
Читайте нас: