Анда Башкортстан Республикасының мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары Раил Әсәдуллин һәм Айдар Якупов катнаштылар.
Х. Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе фойесында районның тарихын һәм авыл хуҗалыгы, мәгариф, медицина, мәдәният һәм башка өлкәләрдәге казанышларын чагылдыручы күргәзмә оештырылды. Һәркем Чишмә районындагы эшкәртүче предприятиеләр – сөт һәм май экстракцияләү заводлары, «Экопрод» җәмгыяте, шулай ук «Туклану үзәге»ндә җитештерелгән продукцияләрдән авыз итә алды.
– Сатуга сөт һәм кефир алып килмәүләре кызганыч, өйдәгеләрнең дә Чишмә районында җитештерелгән азык-төлектән авыз итүен теләгән идем, – диде уфалы Алсу Әсәдуллина.
Әйткәндәй, күргәзмәдә тумышлары белән Чишмә районыннан булганнар да бар иде. Мәсәлән, Фәет Ялаев 60нчы елларда Сафар мәктәбендә укытучы булып эшләгән, машина белеме һәм рәсем дәресләре укыткан, әлеге вакытта ул Уфада яши.
– Яңалыкларны күзәтеп барам, бүген филармониядә Чишмә районы казанышлары күргәзмәсе буласын белгәч, килдем. Күргәзмәне карадым, кешеләр белән аралаштым, барысы да күңелгә якын, – диде Фәет абый.
Ә уфалы Вәлимә Фатыйхова күргәзмә турында очраклы гына белгән, аның безнең районда беркайчан да булганы юк, шуңа күрә кызыксынып, алты яшьлек оныгы Латифа белән килгән.
– Кичә «Мирас» ансамбле концертына баргач, очраклы рәвештә генә күргәзмә булачагын белдем. Сезнең район турында күп ишеткәнем бар, шуңа күрә дә карарга килдем, – диде В. Фатыйхова.
Күргәзмәгә килүчеләр катыктан да авыз итә алдылар. Чишмәне электән юкка гына катык башкаласы, дип атамаганнар. Сугыш чорында һәм сугыштан соңгы ачлык елларда чишмәлеләрнең күбесе аны сату исәбенә көн күргән. Әйткәндәй, бәйрәм концертында тамашачыларга үз гаиләсен туйдыру һәм көянтә-чиләк белән Уфага илтеп сату өчен катык ясаган Чишмә хатын-кызларына багышланган «Көянтәле фәрештәләр» дип аталган театрлаштырылган тамашадан өзек күрсәтелде.
– Балачактагы тәм. Чишмәлеләр хаклы рәвештә үз тарихлары һәм мәдәниятләре белән горурлана ала, – диде Әминә Шәфыйкова катыктан авыз итеп.
Филармониянең зур залы сәхнәсеннән районның фольклор коллективлары һәм ансамбльләре башкаруында рус, татар, башкорт, украин һәм мордва телләрендә җырлар яңгырады.
– Бүген без Чишмә районының кыскача тарихын күрдек. Ата-бабаларыбыз безгә яшәү өчен уңайлы район калдырган, аны арытаба да үстерү өчен көч салырбыз, – дип чыгышын тәмамлады район хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов.
Кичә электән килгән гадәт буенча икенче муниципалитетка – Стәрлебаш районына штандарт тапшыру белән тәмамланды, аның презентациясе шул ук залда 10 сентябрьдә үтәчәк.