Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 Май 2019, 16:32

Кош кизүенә юл куелырга тиеш түгел

Безнең районга башка төбәкләрдә һәм чит илләрдә җитештерелгән чимал һәм азык-төлек китерелә, алар арасында йогышлы чирләр буенча имин булмаган территорияләр дә бар.

Илшат Гәрәев, район ветеринария станциясе начальнигы
Мәсәлән, февральдә Чиләбе өлкәсенең ике кошчылык комплексында А тибындагы кош кизүе ачыкланды. Ул вакытта әлеге комплекслардан китерелгән продукция Чишмә районы кибетләрендә дә бар иде. Шуңа күрә терлекчелек продукциясе төялгән йөкләрне тикшерү – төп бурычларның берсе. Терлекләрне һәм терлекчелек продукциясен ташыганда ветеринария документлары булырга тиеш.

Шуны билгеләү мөһим, 2018 елның 1 июленнән Рәсәй Федерациясендә мотлак электрон ветеринария сертификациясе кертелде, аны булдыру өчен контрольдә тотылган товарлар әйләнешендә катнашучылар «Цербер» мәгълүмат системасына кертелергә, шулай ук «Меркурий» мәгълүмат системасында эшләү өчен Рәсәй Авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәлегендә реквизитлар алырга тиеш. Контрольдә булган товарларны ташыганда мотлак рәвештә ветеринария документлары булырга тиеш. Документлар аларны тутырган мәлдән алып товарны илткәнчегә кадәр гамәлдә. Маллар ташыган очракта документлар аларны илткәнче һәм сатканчы биш көн дәвамында гамәлдә. Малларны һәм терлекчелек продукциясен ташу кагыйдәләрен бозган өчен штраф санкцияләре бар. Мәсәлән, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 10.8 маддәсенең 2нче кисәгенә ярашлы, авыл хуҗалыгы терлекләрен һәм (яки) терлекчелек продукциясен ветеринария документларыннан тыш ташыганда (авыл хуҗалыгы терлекләрен һәм (яки) терлекчелек продукциясен шәхси куллану өчен алып кайту чыгарма булып тора) гражданнарга 3–5 мең сум күләмендә, вазифаи затларга – 30–40 мең сум; юридик затларга 300–500 мең сум күләмендә административ штраф салына. Малларда вирус булуы ачыкланган очракта бу турыда кичекмәстән 8-800-775-5828 номеры буенча ветеринария идарәлегенең «кызу линиясе»нә яисә 8 (34797) 2-06-64 телефоны буенча район ветеринария станциясенә шалтыратыгыз.
Читайте нас: